From Wikipedia, the free encyclopedia
Һаҗәр Закир кызы Шәкүрова — Татарстанның халык артисты. 1940 елның 26 июнендә Саба районы Олы Саба авылында дөньяга килә. 1963—1964 елларда Курчак театрында, ә 1964 елдан Республика күчмә театрында (хәзерге К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында) эшли башлый.
Эшли башлавының беренче ун еллыгында Һаҗәр Закировна тудырган иң матур рольләрнең берсе – Мостай Кәрим әсәре буенча сәхнәләштерелгән “Айгөл иле” спектаклендә Айгөл образы булды. Соңыннан В. Сәйфуллинның “Умырзая” спектаклендә – Әлфия, Ш. Камалның “Хаҗи әфәнде өйләнә” спектаклендә – Камилә, Т. Миңнуллинның “Гармунда уйный беләсеңме?” спектаклендә – Мәрзия, Г. Зәйнашеваның “Җаным җәл түгел сиңа” спектаклендә — Зөһрә һ. б. рольләрне башкара.
Һаҗәр Закировна тудырган иң якты матур образларның берсе – Аяз Гыйләҗевның “Көнбагыш” спектаклендә Лиза образы булды. Шулай ук Таҗи Гыйззәтнең “Ташкыннар” спектаклендә тынгысыз “Мөршидә, И. Грекованың “Тол хатыннар көймәсе” спектаклендә сугыш блокадасын кичергән Флюра, Гозәер Хаҗибәковның “Аршин мал алан” спектаклендә хәйләкәр, шаян Җиһан һәм башка дистәләгән рольләре белән тамашачы мәхәббәтен һәм хөрмәтен яулый.
Артистның эшчәнлеге: ТАССР атказанган артисты (1979), Татарстанның халык артисты (1999) дигән мактаулы исем белән билгеләп үтелде.
Казанның Самосырово бистәсендәге мөселман зиратына җирләнде.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.