From Wikipedia, the free encyclopedia
Төньяк Македония, рәсми рәвештә Төньяк Македония Республикасы яки кыскача Төньяк Македония көньяк-көнчыгыш Европада Балкан ярымутравында урнашкан дәүләт. Элек ул Югославиягә кергән, әмма 1991 елда бәйсез булган. Географик яктан төньякта Сербия (һәм Косово) белән, көнчыгышта Болгария белән, көньякта Греция белән һәм көнбатышта Албания белән чиктәш. Континенталь дәүләт булып, илдә 50-дән артык күл бар.
Македония суверен, бәйсез, демократик һәм иҗтимагый дәүләт. Дәүләтнең баш шәһәре булып халкы 506 926 кеше (2004) булган Өскеп тора. Македониянең мәйданы 25 713 квадрат километр һәм якынча 2 114 550 кеше яши, шуларның күпчелеге македониялеләр. Дәүләт теле булып македон теле тора. Рәсми валюта - динар.
2005 елдан бирле Европа Берлегенә керүгә кандидат булып тора.
Төньяк Македония | |
мак. Република Северна Македонија | |
Байрак[d] | Илтамга[d] |
Нигезләнү датасы | 1991 |
---|---|
Рәсми исем | Δημοκρατία της Βόρειας Μακεδονίας, Република Македонија, Република Северна Македонија, Republika e Maqedonisë së Veriut, la République de Macédoine du Nord[1], Рэспубліка Паўночная Македонія, Республика Северная Македония, República de Macedònia del Nord, Република Северна Македония, Republika Macedonii Północnej, Республіка Північна Македонія һәм Република Македония |
Кыскача исем | 🇲🇰, Северная Македония, Βόρεια Μακεδονία, Македония, North Macedonia, Паўночная Македонія, Північна Македонія, Macedonia Północna һәм Maqedonia e Veriut |
Катнашучы | Македония атамасы тирәсендә бәхәс[d] һәм Преспа килешүе[d] |
Гомер озынлыгы | 75,703 ел[2] |
... хөрмәтенә аталган | төньяк һәм Македония[d] |
Демоним | Macedonian, macedón, Makedoniyänan, مقدوني, مقدونية, مقدونيون, македонцы, македонець, македонка, македонці, מקדוני, מקדונית, Maqedonas, Maqedonase, macedoneni, macedonean, macedoneancă, Македонци, Македонец, Македонка, macedone, macedoni, macédonien, macédonienne, macedonsce, macedonio, macedonia, makedono, macedoniu, macedonia, македонец, македонцы, македонка, マケドニア人, macedoni, macedònia, macedonis, macedònies, Macédonienne[1], Macédonien[1], macèdone, macèdoni, macèdona, Macedończyk[3], Macedonka[3], Macedończycy[3], Macedonki, Makedonec, Makedonka, مقدوني, مقدونية, مقدونيين һәм مقدونيات |
Рәсми тел | македон теле һәм албан теле[4] |
Гимн | Македония гимны[d] |
Мәдәният | Төньяк Македония мәдәнияте[d] |
Шигарь тексты | North Macedonia Timeless һәм Diamser yw Gogledd Macedonia |
Дөнья кисәге | Европа[5] |
Дәүләт | Төньяк Македония |
Башкала | Өскеп |
Сәгать поясы | UTC+01:00 |
Табигый-георафик объект эчендә урнашкан | Балкан ярымутравы һәм Көньяк Яурупа[5] |
Иң көнчыгыш ноктасы | 41°42′34″ т. к. 23°02′03″ кч. о. |
Иң төньяк ноктасы | 42°22′ т. к. 22°18′ кч. о. |
Иң көньяк ноктасы | 40°51′14″ т. к. 21°07′08″ кч. о. |
Иң көнбатыш ноктасы | 41°31′08″ т. к. 20°27′09″ кч. о. |
Геомәгълүматлар | Data:Macedonia.map |
Иң югары ноктасы | Кораб[d] |
Иң түбән ноктасы | Вардар[d] |
Идарә итү формасы | парламент республикасы[d] |
Дәүләт башлыгы вазыйфасы | Төньяк Македония президенты[d] |
Ил башлыгы | Гордана Силяновская-Давкова |
Хөкүмәт башлыгы вазыйфасы | Төньяк Македония премьер-министры[d] |
Хөкүмәт башлыгы | Христиан Мицкоски[d] |
Башкарма хакимият | Төньяк Македония хөкүмәте[d] |
Канунбирү органы | Төньяк Македония парламенты[d] |
Дипломатик мөнәсәбәтләр | Австралия, Италия, Украина, Исраил, Греция, Словения, Болгария, Бүснә-Һәрсәк, Чехия, Дания, Изге тәхет[d], Косово Җөмһүрияте, Төркия, Америка Кушма Штатлары, Сербия, Россия, Австрия, Черногория, Кытай Җөмһүрияте, Германия, Корея Халык Демократик Җөмһүрияте[6], Кытай һәм Маҗарстан |
Әгъзалык | Берләшкән Милләтләр Оешмасы, Аурупа шурасы, Бөтендөнья сәүдә оешмасы, ОБСЕ, Халыкара реконструкция һәм үсеш банкы[d], Халыкара үсеш ассоциациясе[d], Халыкара финанс корпорациясе[d], Инвестицияләр иминлеген гарантияләү буенча күпъяклы агентлык[d], Инвестицион бәхәсләрне хәл итү буенча халыкара үзәк[d], Евроконтроль[d], Интерпол[7][8], ХКТО[d][9][10], Мәгариф, фән һәм мәдәният сораулары буенча Берләшкән Милләтләр Оешмасы[11], Бөтендөнья почта берлеге[12][13], Халыкара телекоммуникацияләр берлеге[d][14], Франкофония[d], Төньяк Атлантик килешү оешмасы, Бөтендөнья метеорология оешмасы[15], Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы[16], Халыкара миграция сәясәтен яхшырту үзәге[d], Бөтендөнья таможня оешмасы[d][17] һәм Холокостны истә тоту һәм өйрәнү буенча халыкара оешмасы[d][18] |
Балигълык яше | 18 яшь |
Никахка керү яше | 18 яшь |
Халык саны | 1 836 713 (2021)[19] |
Ир-ат халкы | 935 956[20], 925 730[20], 915 965[20] һәм 912 991[20] |
Хатын-кыз халкы | 940 306[20], 930 393[20], 921 149[20] һәм 918 720[20] |
Административ бүленеше | Берово[d], Чешиново-Облешево[d], Делчево[d], Карбинци[d], Кочани[d], Кратово[d], Крива-Паланка[d], Куманово[d], Лозово[d], Македонска-Каменица[d], Пехчево[d], Пробиштип[d], Штип[d], Свети-Николе[d], Виница[d], Зрновци[d], Липково[d], Ранковце[d], Старо-Нагоричане[d], Битола[d], Демир-Хисар[d], Долнени[d], Кривогаштани[d], Крушево[d], Могила[d], Новаци[d], Прилеп[d], Ресен[d], Боговинье[d], Брвеница[d], Егуновце[d], Маврово и Ростуша[d], Теарце[d], Тетово[d], Врапчиште[d], Желино[d], Аэродром[d], Арачиново[d], Бутел (община)[d], Чаир[d], Центр[d], Чучер-Сандево[d], Гази-Баба[d], Гёрче-Петров[d], Илинден[d], Карпош[d], Кисела-Вода[d], Сарай (община)[d], Петровец[d], Сопиште[d], Студеничани[d], Шуто-Оризари[d], Зелениково[d], Богданци[d], Босилово[d], Гевгелия[d], Конче[d], Ново-Село[d], Радовиш[d], Дойран[d], Струмица[d], Валандово[d], Василево[d], Центар Жупа[d], Дебар[d], Дебарца[d], Кичево[d], Македонски-Брод[d], Охрид[d], Пласница[d], Струга[d], Вевчани[d], Чашка[d], Демир-Капия[d], Градско[d], Кавадарци[d], Неготино[d], Росоман[d], Велес[d], Гостивар[d] һәм Скопье[d] |
Акча берәмлеге | Македония динары[d] |
Номиналь тулаем эчке продукт | 13 825 049 832 $[21] һәм 13 563 132 057 $[21] |
Кеше потенциалы үсеше индексы | 0,77[22] |
Inequality-adjusted Human Development Index | 0,686[23] |
Эшсезлек дәрәҗәсе | 17,414[20], 16,575[20], 15,801[20] һәм 14,477[20] |
Нәрсә белән чиктәш | Албания, Сербия, Болгария, Греция, Аурупа Берлеге һәм Косово Җөмһүрияте |
Автомобил хәрәкәте ягы | уң[d][24] |
Челтәр көчәнеше | 230 вольт[25] |
Электр аергычы төре | Europlug[d][25] һәм Schuko[d][25] |
Алыштырган | Югославия Социалистик Федератив Республикасы һәм Македония Социалистик Республикасы |
Кулланылган тел | македон теле, албан теленең геглар диалекты[d], серб теле[d], мегленорумын теле[d] һәм арумын теле |
Мәйдан | 25 713 км² |
Рәсми веб-сайт | vlada.mk(мак.)(ингл.)(алб.) |
Һәштәге | NorthMacedonia |
Югары дәрәҗәле Интернет домены | .mk |
Тематик география | Төньяк Македония географиясе |
Һәйкәлләр исемлеге | Төньяк Македониядәге мирас объектлары исемлеге[d] |
Нинди вики-проектка керә | WikiProject North Macedonia[d] |
Ачык мәгълүматлар порталы | Open data portal of the Government of the Republic of North Macedonia[d] |
Феноменның икътисады | Төньяк Македония икътисады[d] |
Феноменның демографиясе | Төньяк Македония халкы[d] |
Мәктәптә укымаган балалар саны | 48 258[26] |
Джини коэффициенты | 33[27] |
Өстәлгән кыйммәт салымы күләме | 18 процент |
Тулаем туулар коэффициенты | 1,524[28] |
Шәһәр халкы | 1 092 135[20], 1 085 498[20], 1 079 966[20] һәм 1 082 872[20] |
Авыл халкы | 784 127[20], 770 626[20], 757 148[20] һәм 748 840[20] |
Демократия индексы | 5,89[29] |
BTI Governance Index | 5,56[30], 6,55[30], 6,51[30], 6,5[30], 6,17[30], 5,74[30], 5,24[30], 6,22[30] һәм 6,3[31] |
BTI Status Index | 7,08[30], 7,52[30], 7,53[30], 7,35[30], 7,17[30], 6,86[30], 6,76[30] һәм 7,37[31] |
Туым күрсәткече | 9,6[20], 9,2[20], 10,2[20] һәм 9,9[20] |
Үлем күрсәткече | 9,8[20], 12,4[20], 15,5[20] һәм 12,3[20] |
Happy Planet Index score | 43,9[32] |
Илнең мобиль коды | 294 |
Илнең телефон коды | +389 |
Халыкара префикс | 0 |
Гадәттән тыш хәлләрдә ярдәм телефоны | 112[d], 192[d][33], 193[d][33] һәм 194[d][33] |
Илнең GS1 коды | 531 |
Номер тамгасы коды | MK |
Диңгездәге идентификацияләү номеры | 274 |
Шәрәфле ватандашлар төркеме | Төркем:Төньяк Македония шәһәрләре шәрәфле ватандашлары[d] |
Монда җирләнгәннәр төркеме | Төркем:Төньяк Македониядә җирләнгәннәр[d] |
Бу якта төшерелгән фильмнар төркеме | Төркем:Төньяк Македониядә төшерелгән фильмнар[d] |
Төньяк Македония Викиҗыентыкта |
Төньяк Македония башкаласы — Өскеп. Иң эре шәһәрләр: Өскеп (563 мең кеше), Битола (138 мең кеше), Куманово (136 мең кеше), Тетово (180 мең кеше). Административ мөнәсәбәттә Төньяк Македония 30 районга бүленгән.
Төньяк Македонияда якынча 2 млн кеше яши. Халыкның якынча 68%-ы - македон славяннары. Башка этник төркемнәр: албаннар - 22%, серблар - 5%, чегәннәр - 3,6% һәм төрекләр - 3,4%.
Барлык диярлек албаннар һәм төрекләр - мөселманнар, славяннар - православ динендә.
Төньяк Македония территориясендә кешеләр неолит чорыннан бирле яши. Беренче тарихта билгеле торак пунктны иллирия һәм фракия кабиләләре нигезләгәннәр. Безнең эрага кадәр V гасырда Төньяк Македония территориясында дәүләт пәйда булган (безнең эрага кадәр II гасырга кадәр яшәгән). Һөнәр һәм сәүдә үзәкләре буларак шәһәрләр булмаган диярлек. Безнең эраның VI-VII гасырларында Төньяк Македония территориясенә славян кабиләләр урнаша башлый. Бу кабиләләр хәзерге Болгария территориясендә урнашкан кабиләләр белән бер төркем булган дип исәпләнә. VII гасырда Византия Македония славяннарын өлешчә буйсындыра. 670-675 елларда Македонияга хан Куверның протоболгар ордасы бәреп керә һәм Битола шәһәре янында төпләнә. IX гасырда Төньяк Македонияның күп өлеше Беренче Болгар Патшалыгына керә. IX-X гасырларда Төньяк Македония территориясында феодаль мөнәсәбәтләр формалаша, христианлык киң тарала. 1018 елда Төньяк Македония Византия империясы тарафыннан яулап алына. 1230 елда македон территориясы Икенче Болгар Патшалыгы өлеше була. XIV гасыр уртасында Төньяк Македонияны серб патшасы Стефан Душан яулап ала, ә XIV гасырның соңгы чирегендә - Госманлы империясе яулап ала. Төрек хөкүмәте вакытында Төньяк Македонияга күп албаннар килә, саф мөселман авыллар барлыкка килә. Грекларның 1821-1829 елларда грек милли азатлык инкыйлабына бәйле үсүче ирек көрәше Төньяк Македонияда грек халкын та колачлаган. Македонияның Госман изүен бетерүгә һәм Константинополь патриархиясы алып барган эллинизациягә каршы славян халкының азатлык хәрәкәте дә ачыла. 1903 елда Македонияда милли-азатлык фетнәсе башлана, аның барышында Крушев Җөмһүрияте игълан ителә һәм Н. Карев башында торган инкыйлаб хөкүмәте барлыкка килә. XX гасыр башында Европа дәүләтләренең (бигрәк тә Германия һәм Австро-Венгрияның) Балкан ярымутравында хакимлек өчен көрәш кискенләшү белән Македония халыкара каршылыкларның бер төененә әйләнә. Башка балкан илләренең Македония өчен көрәше дә кискенләшә. 1912-1913 елгы Балкан сугышары нәтиҗәсендә Македония Сербия (Вардар Македониясы), Греция (Эгей Македониясы) һәм Болгария (Пирин крае) арасында бүленә. 1918 елда Вардар Македония Серблар, Хорватлар һәм Словеннар Корольлеге өлеше була (1929 елдан - Югославия). Вардар Македониясы король Югославияның иң артта калган районнарның берсе була. Король Югославиясенда хөкем сөрүче торышка ия булган серб буржуазиясе Вардар Македониясында милли басым сәясәтен үткәрә. «Македония»ның исеме үк рәсми лексиконнан сызып ташлана, көчләп сербизация үткәрелә. Бу македоннар ягыннан актив каршылыкка китерә, македон мәдәният түгәрәкләре булдырыла, македон әдәби тел формалаша, македон милли әдәбият нигезләре салына, моңа алдынгы иҗтимагый көчләрнең, коммунистларның, прогрессив зыялыларның актив эшчәнлеге хезмәттәшлек итә. Македон милләтенең формалашуы процессы бара. 1941 елда Югославияне Гитлер гаскәрләре оккупациясе нәтиҗәсендә Вардар Македониясының күп өлеше монархо-фашист Болгария тарафыннан оккупацияләнә, ә башка районнар - фашист Италия тарафыннан оккупацияләнә. 1941 елның октябренда Гомум-югослав милли азатлык хәрәкәтенең составлы өлеше булган Вардар Македониясе азатлык көрәше башлана. 1943 елда Югославиянең халык азат итү антифашист вечесының 2-нче сессиясенда Югославия тигезхокуклы халыкларның, шул исәптән македоннарның федерациясе булып төзеләчәге турында карар кылына. 1944 елда Македония тәмам фашист оккупантларыннан азат ителә. 1945 елның апреленда Македонияның беренче халык хөкүмәте оеша. 1945 елның ноябренда Федератив Халык Җөмһүрияте Югославия игълан ителә. Македония халык җөмһүрияте аның алты җөмһүриятенең берсе була. Социалистик төзелеш шартларында македон милләтенең формалашу һәм үсүнең яңа этабы башлана, аның процессында наданлык бетерелә, туган телдә белем бирү барлыкка китерелә, эшләүчеләрнең фән һәм мәдәният казанышлары белән таныштырылуы була, зыялылар барлыкка килә, македон халык мәдәнияте формалаша һ.б. 1991 елның 8 сентябренда референдум уза һәм македоннарның 74%-ы бәйсезлек өчен тавыш бирә. 1992 елның январенда ил үзен Югославиядан тулысынча бәйсез игълан итә.
Төньяк Македония — аграр-индустриаль ил. Хромитлар, бакыр, кургаш-цинк, тимер рудалар чыгару. Кара һәм төсле металлургия, машина төзү, химик-фармацевтик, азык (тәмәке, хәмер, дөге чистарту), җиңел, агач эшкәртү сәнәгате предприятиеләре. Авыл хуҗалыгында үсемлекчелек хөкем сөрә: бөртеклеләр (дөге, бодай, кукуруз). Мамык, опий мәге, арахис, әнис үстерелә. Төньяк Македония - көньяк сортлары тәмәкенең әһәмиятле җитештерүчесе. Җимеш үстерү, йөземчелек. Тау көтүләрендә сарыкчылык. Күл балыкчылыгы. Урман хуҗалыгы. Экспорт: кием, текстиль, машина һәм җиһазлар, дарулар, йорт җиһазлары, авыл хуҗалыгы продукциясе. Акча берәмлеге - македон динары.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.