From Wikipedia, the free encyclopedia
Чуар мәчет (мак. Шарена Џамија, төр. Alaca Camii) — Төньяк Македониянең Тетово җәмгыятендә (общинасында) урнашкан Тетово шәһәрендәге борынгы ислам гыйбадәтханәсе, мәчет. XV гасыр Госманлы архитектурасы истәлеге. 1438 елда төзелгән. 1833 елда яңартылган. АКШ Дәүләт департаментыннан алынган 94 700 евро грант белән 2011 елда мәчетнең фасады реставрацияләнә. Матур итеп бизәлгән мәчетнең фасадлары тезелеп куелган, уен карталары колодасын хәтерләткәнгә күрә, исеме «Чуар мәчет» дип аталган.
Тышкы рәсемнәр | |
---|---|
Чуар мәчет фото сурәтләре. | |
Ислам — Төньяк Македониянең XV гасырдан бирле традицион диннәренең берсе. Македония мөселманнары нигездә сөнни исламда. 2002 елгы җанисәп мәгълүматларына караганда, республикада 674 мең мөселман (ил халкының 33,3% ы) яши. Нигездә, албанлылар, шулай ук төрекләр, чегәннәр, славяннар (торбешлар, гораннар, бошнаклар) ислам динендә.
Урын | Милләт | Халык саны |
---|---|---|
1 | Албаннар | 509,083 |
2 | Төрекләр | 77,959 |
3 | Чегәннәр | 53,879 |
4 | Македониялеләр | 40,000-100,000 |
5 | Бошнаклар | 17,018 |
Тетовода Чуар мәчетне 1438 елда архитектор Исхак бәй төзегән. Башка мәчетләр төзелеше өчен акчаны солтаннар, пашалар түләсә, Чуар мәчет Тетовоның ике хатын-кызы Хөршидә (Hurshide) һәм Мәнсура (Mensure) акчасына төзелгән[1]. Аларның җәсәде мәчет комплексына керүче төрбәдә җирләнгән.
XVII гасыр янгыны шәһәрнең зур өлешен юкка чыгарса да, мәчет үзенең эксцентрик нәфислеген саклап калган. Матур итеп бизәлгән мәчет фасадка тезелеп куелган, матур итеп бизәлгән уен карталары колодасын хәтерләтә. Буяу һәм глазурь әзерләү өчен 30 000 нән артык йомырка кулланылган.
1833 елда Чуар мәчетне Госманлы империясе Македониясенең ярым мөстәкыйль албан феодалы, XIX гасырның беренче яртысында Тетово пашалыгы белән идарә иткән Калканделенлы Габдрахман паша (алб. Abdurrahman Pasha Kalkandelen, төр. Kalkandelen'li Abdurrahman Paşa) төзәттерә.
1991 елда Тетово ислам җәмгыяте мәчет тирәсендә классик госманлы стилендәге диварлар төзи.
2010 елда мәчетнең тышындагы язмалар яңартыла һәм Америка Кушма Штатларының Дәүләт департаментыннан алынган 94 700 евро күләмендәге грант ярдәмендә 2011 елда мәчетнең фасады реставрацияләнә.
Мәчет 10х10 метрлы артык зур булмаган квадрат бинадан гыйбарәт. Төзелештә табигый ташлар һәм буяулар кулланылган. Мәчетнең бер манарасы бар. Башка күпчелек мәчетләрдән аермалы буларак, иртә госманлы архитектурасы стилендә төзелгән мәчетләргә хас булганча, Чуар мәчетнең түбәсендә гөмбәзе юк.
Керамик плитәләр урынына, Чуар мәчет диварлары төсле чәчәк сурәтләре белән бизәлгән. Мәчет диварларында геометрик һәм үсемлек бизәкләреннән тыш, пейзажлар да очрый. Дебар шәһәреннән чакырылган рәссамнар орнаментларны майлы буяу белән ясаган. Матур бизәкләр арасында Мәккә сурәте дә төшерелгән, әлеге хәл Көньяк-Көнчыгыш Аурупада Мөхәммәд пәйгамбәрнең изге урыннарын күрсәтүнең бердәнбер мисалы булып тора.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.