From Wikipedia, the free encyclopedia
Лингвистларның даими халыкара комитеты (фр. Comité International Permanent des Linguistes, ингл. Permanent International Committee of Linguists, CIPL) — тел белеме өлкәсендә әйдәп баручы һөнәри берләшмә, лингвистларның даими халыкара комитеты. CIPL — лингвистика фәне үсешенә ярдәм итү өчен булдырылган халыкара оешма. Ул лингвистик тикшеренүләрне үстерергә һәм лингвистиканы үстерү максатларында тормышка ашырыла торган эшчәнлекне координацияләргә омтыла. CIPL ике төп бурычын үти: халыкара конгресслар оештыра һәм ел саен библиография бастыра[1]. 1948 елдан ЮНЕСКО каршында консультатив статуска ия, 1949 елдан ЮНЕСКО каршындагы Фәлсәфә һәм гуманитар фәннәр халыкара шурасы кысаларында эшли[2]
Лингвистларның даими халыкара комитеты | |
Comité International Permanent des Linguistes, Permanent International Committee of Linguists, CIPL | |
ICL20 логотибы | |
Баш-фатир: |
, Лейден |
---|---|
Оешма төре: |
халыкара оешма |
Рәсми теле: | |
Җитәкчеләр | |
президент | |
вице-президент | |
Генераль сәркатип | |
Нигезләү | |
ciplnet.com |
Халыкара лингвистлар конгрессы (ICL) — дөньякүләм тел белгечләре конгрессы, аңа нигез 1928 елда, Нидерландның Гаага шәһәрендә, Беренче халыкара тел белгечләре конгрессында салынган — CIPL шул вакытта оешкан. Гаагада узган Беренче конгрессны уздыру башлангычы белән ике голландияле галим: Лейден университеты профессоры Кристиан Корнелиус Уленбек (1866-1951, C. C. Uhlenbeck) һәм Неймеген университеты профессоры Й. Схрейнен (J. Schrijnen) чыга. Француз лингвисты Антуан Мейе (Antoine Meillet) конгрессларны өч елга бер уздырырга тәкъдим итә. Конгрессларны нәтиҗәле уздыру өчен башкарма комитет төзелә (комитетка Генераль сәркатип Й. Шринен, билгеле галимнәр арасыннан ун әгъза сайлана: Bally, Boas, Brockelmann, Jespersen, Daniel Jones, Karlgren, Kretschmer, Meillet, Rozwadowski һәм Trombetti).
CIPL, оешу урыны булу сәбәпле, һәрвакыт Нидерландлар һәм голланд лингвистлары белән тыгыз элемтәдә тора. Генераль сәркатип вазифасын биләгәннәрнең барысы да голландияле лингвистлар була (1945 елдан алып 1964 елга кадәр әлеге вазифаны биләгән Норвегия галиме профессор Алф Соммерфельттан башка).
1948 елда ЮНЕСКО башкарма комитетының 8нче сессиясендә CIPLга консультатив статус бирелгән. Моннан тыш, ерак илләрдән яки сугыштан зыян күргән илләрдән килгән, лингвистик конгрессларда катнашырга теләгән яшь галимнәрнең юл чыгымнарын каплау өчен грантлар биреп, ЮНЕСКО CIPLга ярдәм күрсәтә. ЮНЕСКО шулай ук 1948 елда Парижда узган конгресс материалларын бастырып чыгару өчен грант бирә.
1947 елда CIPL үзе ЮНЕСКОның Фәлсәфә һәм гуманитар фәннәр халыкара шурасын (CIPSH) әзерләүдә һәм алга таба оештыруда ярдәм итә. 1949 елда Брюссельдә яңа төзелгән шураның беренче утырышы уза, һәм бу елдан башлап CIPL әлеге киң халыкара структура кысаларында эшли башлый. 1964 елда CIPL уставы CIPSH эгидасы астында эшләүче оешмалар өчен CIPSHның гомуми җитәкче принципларына туры килерлек итеп үзгәртелә. 1982 һәм 1987 елларда CIPL уставы халыкара лингвистик оешмаларга CIPLга кушылу мөмкинлеге бирү өчен кайбер өстәмә үзгәрешләр кичерә.
Башкарма комитет биш елга бер мәртәбә Халыкара лингвистлар конгрессы (ICL) уздыра. Халыкара конгресс эшендә барлык континентлардан меңнән артык лингвист катнаша.
Ел саен CIPL лингвистик библиография әзерли һәм бастырып чыгара, аның максаты — кайда һәм нинди телдә бастырылуга карамастан, барлык лингвистик басмаларга тулы һәм дөрес күзәтү бирү.
ЮНЕСКО белән хезмәттәшлектә CIPL югалу куркынычы янаган телләр өлкәсендәге проектлар кебек махсус лингвистик проектларга акчалата ярдәм итә.
CIPL — коммерцияле булмаган, хөкүмәтнеке булмаган оешма, аның максаты — бөтен дөньяда лингвистика белемнәрен популярлаштыру, лингвистика фәнен үстерү һәм лингвистлар арасында хезмәттәшлекне стимуллаштыру.
CIPL дөньяның 35 (2013 елда 39) илендәге тел белеме өлкәсендәге галимнәрнең әйдәп баручы һөнәри берләшмәләрен туплый:
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.