Югары уку йорты
From Wikipedia, the free encyclopedia
Искергән истилах — дәрелфөнүн[2]. Рәсми мәгариф системасы чикләрендә урта гомуми яки урта һөнәри белем бирүче мәгариф оешмаларында өйрәнү процессын уңышлы тәмамлаган укучыларга оешкан формада гыйлем алу мөмкинлеген биргән уку йортлары югары́ уку́ йорты́ (ЮУЙ) дип атала. Бүгенге көндә аларның күбесе үнивирcиᴛиᴛ (ингл.) исемен йөртә, шулай да төрле илләрдә институт (ингл.), коллеҗ (ингл.), академия (ингл.) һәм семинария (ингл.) исемле белем бирү оешмалары да ЮУЙ дип санала.
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
Югары уку йорты | |
Эшчәнлек өлкәсе | югары белем[d] |
---|---|
Әүвәлгесе | икенчел белем бирү үчриждиниясе[d] һәм бакалавриат в Испании[d] |
Үрнәк элементы | Оксфорд университеты, Болонья университеты[d], Әл-Каравин[d], Мумбай университеты[d] һәм Кэйо университеты[d] |
Нинди вики-проектка керә | Проект:Югары белем[d] |
WordLift сылтамасы | data.wordlift.io/wl01714/entity/university[1] |
Югары уку йорты Викиҗыентыкта |
Югары уку йортларына БДИ кебек стандартлаштырылган имтиханнар нәтиҗәсендә кабул итәләр. Уку программасы бакалавриат һәм магистратура, актив фәнни тикшеренүләр алып барган ЮУЙларда шулай ук аспирантура һәм дyктыpантура программалары тәкъдим ителә. Тәмамлаучыларының күбесе, белем икътисадының мәгълүмат тармагында гыйльми хезмәтчелек белән бәйле эшкә урнашып, җәмгыятьнең мәдәни капиталын үстерүгә зур өлеш кертә.
ЮУЙлар рейтинглары (ингл.) күрсәткәненчә, иң яхшы югары уку йортлары югары үсештәге илләрдә эшли, дөньядагы алдынгы ЮУЙларның күбесе[3][4][5] — АКШта урнашкан.
Зыялылар исемен йөрткән, милли яңарыш һәм мәдәни үсеш фикерләре белән янучы җәмгыяви төркем вәкилләренең күбесе югары белемле була.