Акыл хезмәте ияләре
From Wikipedia, the free encyclopedia
Акыл хезмәте ияләре (ягъни интеллект эшчәнлеге белән хезмәт күрсәтүчеләр) - мәгълүмати җәмгыятькә хас феномен. Акыл хезмәтенә багышланган күләмле тикшеренүләр һәм фәнни әдәбиятына карамастан, бердәм билгеләмәсе әлегә юк..[2]:
- Инглиз телле Википедиядә:Акыл хезмәте иясе (en:Knowledge Worker) - хезмәт күрсәтү өчен төп кулланылган капиталы үзенең гыйлеме булган хезмәткәр, эш/хезмәт башкару өчен физик көч урынына үзе һәм башкалар туплаган фәнни белем кулланып эшләүче һөнәр иясе.
- Оксфорд сүзлекләре онлайн: эшләре буларак мәгълүматны эшкәртү яки аны куллану белән шөгелләнгән кеше.[3]
- Бизнес сүзлеге онлайн: тавар яки хезмәт куеп җитештерүдән аермалы буларак, төп эшчәнлеге мәгълүмат табу, аны анализлау һәм эшкәртү белән бәйле булган мәгълүмат аналитигы, продукт үстерүче, планнар җитештерүче, программалар язучы һәм төрле тикшеренүләр әгъзасы. Бу атама 1909 елда Австралиядә туган АКШ менеджмент остазы Петер Друкер тарафыннан популярлаштырылган.[4]
![Thumb image](http://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/e/e9/Laura_Miller_at_ANL.jpg)
![Thumb image](http://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/f/fb/Architect.png/640px-Architect.png)
Белем икътисады чорында яшәгән югары үсештәге илләрдәге икътисадый продуктның төп өлеше мәгълүмат тармагында эшләүче гыйльми хезмәтчәннәр тарафыннан тудырыла.
Гадәти үрнәк буларак, алдынгы фәнни тикшеренү өлкәсеннән тыш, табиблар, укытучылар, кәшефчеләр, санак өчен программалар булдыручы инженерлар, архитекторлар, икътисад, хокук һ.б. өлкәләрдәге белгечләрне китереп була. Алар "үз ризыгын уйлау аша таба".[5]. Бу төр хезмәтчәннәргә, үз эшен уңышлы башкара алу өчен, гомер буе гел өйрәнү, яңа гыйлем үзләштерү зарур, чөнки алар тарафыннан тудырылган өстәмә кыйммәт югарылыгы аларның гыйльми капиталлары эшләгән өлкәләрдә пәйда булган өр-яңа мәгълүмат һәм белемгә ия булуларыннан тора.
Мөстәкыйль эшчәнлек алып бармыйча, берәр оешмада ялланып эшләүче гыйльми хезмәтчәнне шул оешманың гыйльми хезмәткәре дип атыйлар.
Бүгенге көндә, гыйльми хезмәт төрләреннән аермалы буларак, текст җыючы сәркатип яки китап бирүче китапханә хезмәтчәне башкарган "мәгълүмати хезмәт"не кеше булмаган Google, Яндекс яки Википедия роботлары да өлешчә үткәрә ала.