Австралия
Океанияда урнашкан дәүләт / From Wikipedia, the free encyclopedia
Австралия (Австралия[10], ингл. Australia, лат. australis — «көньяк») — Көньяк ярымшарында, Австралия кыйтгасында, Тасманиядә һәм башка утрауларда урнашкан дәүләт. Рәсми атамасы Австралия Берлеге (ингл. Commonwealth of Australia). Мәйданы буенча дөньяда алтынчы урында тора. Бөтен кыйтганы алып торучы дөньяда бердәнбер ил.
Кыска фактлар Шигарь, Башкала ...
Байрак
| |
Шигарь | There's NOTHING like Australia |
---|---|
Башкала | Канберра |
Халык саны | 26 473 055 (31 март 2023, халык санын бәяләү) |
Нигезләнгән | 1 гыйнвар 1901 |
Сәгать кушагы | UTC+10:00 |
География | |
Мәйдан | 7,692,024 км² |
Координатлар | 25°S 133°E |
Озынлык | 3860 километр |
Сәясәт | |
Дәүләт башлыгы | III Карл / III Çarlz |
Икътисад | |
ТЭП | 1 675 419 миллион US$ (2022) |
Акча берәмлеге | Аустралия дуллыры |
Эшсезлек дәрәҗәсе | 6% (2014)[1] |
Туу күрсәткече | 1.74 (2021)[2] |
КПҮИ | 0.951 (2021)[3] |
Яшәү озынлыгы | 82.5 ел (2016)[4] |
Пинсә яше | 67 яшь |
Джини коэффициенты | 32.4 (2020) |
Башка мәгълүмат | |
Ярдәм телефоннары | |
Автомобил хәрәкәте ягы | сул[5] |
Челтәр көчәнеше | 230 вольт[6][7] |
Телефон коды | +61[8] |
ISO 3166-1 коды | AU[9] |
ХОК коды | AUS |
Интернет домены | .au |
Ябу
Бу Австралия дәүләте турында мәкалә. Австралия кыйтгасы турында мәкаләгә күчергә теләсәң, Австралия кыйтгасы сылтамасы буенча күч.
Австралиянең төньягында Көнчыгыш Тимор, Индонезия һәм Папуа — Яңа Гвинея; төньяк-көнчыгышта – Вануату, Яңа Каледония һәм Соломон утраулары, көньяк-көнчыгышта — Яңа Зеландия илләре урнашкан. Австралия башкаласы — Канберра шәһәре. Халыкның саны 21 миллион кешедән артык. Иң зур шәһәрләре: Сидней, Мельбурн.