Япония
From Wikipedia, the free encyclopedia
Япония,[7] Япуния[8] яки Жапон (яп. 日本 Ниһоң, Ниппоң, «кояш чыга торган урын»[9]), рәсми исеме Япония иле (яп. 日本国 «Ниһоң коку», «Ниппоң коку» (info)) — Көнчыгыш Азиядә урнашкан утрау-дәүләт. Тын океанда, Япон диңгезеннән көнчыгышта урнашкан. Охот диңгезеннән алып Тайваньгә кадәр территорияләрне ала.
Байрак
| |
Шигарь | Endless discovery |
---|---|
Башкала | Токио |
Халык саны | 125 440 000 (февраль 2022, Japan Resident Registry) |
Нигезләнгән | 3 май 1947 |
Сәгать кушагы | япон стандарт вакыты, UTC+09:00 |
Рәсми тел | япон теле |
География | |
Мәйдан | 377,972.28 км² |
Координатлар | 35°N 136°E |
Сәясәт | |
Дәүләт башлыгы | Нарухито |
Башлык исеме | Япония премьер-министры |
Хөкүмәт башлыгы | Фумио Кисида |
Crefydd/Enwad | Щинто, Буддачылык, Христианлык |
Икътисад | |
ТЭП | 5 005 537 миллион US$ (2021), 4 231 141 миллион US$ (2022) |
Акча берәмлеге | япон иенасы |
Эшсезлек дәрәҗәсе | 4% (2014)[1] |
Туу күрсәткече | 1.38 (2021)[2] |
КПҮИ | 0.925 (2021)[3] |
Яшәү озынлыгы | 83.98488 ел (2016)[4] |
Пинсә яше | 60 яшь |
Джини коэффициенты | 32.9 (2013)[5] |
Башка мәгълүмат | |
Ярдәм телефоннары | |
Автомобил хәрәкәте ягы | сул[6] |
Челтәр көчәнеше | 100 вольт, 100 вольт |
Телефон коды | +81 |
ISO 3166-1 коды | JP |
ХОК коды | JPN |
Интернет домены | .jp |
Япония 6 852 утраудан торган Япон архипелагында урнаша. Дүрт эре утрау — Хонсю, Хоккайдо, Кюсю һәм Сикоку — архипелаг мәйданының 97 %ын алалар. Күпчелек утраулар таулы, шактыйлары вулканик. Япониянең иң югары ноктасы, Фудзи тавы — вулкан. Халык саны буенча (127 млн кеше) Япония дөньяда унынчы урында. Үз эченә башкаланы һәм тирә ягындагы префекторияләрне алучы Зур Токио дөньядагы иң зур агломерацияне (30 млн кеше) төзи.
Зур икътисадый мәмләкәт буларак [10], Япония номиналь ТМП буенча дөньяда икенче урынны ала. Япония дөньяда экспорт буенча дүртенче, ә импорт буенча алтынчы.
Япония — югары яшәү дәрәҗәле алдынгы ил (кеше потенциалы үсеше индексы буенча унынчы). Япониядә иң озын гомерле кешеләр яшиләр, 2009 елда тормыш дәвамлыгы 82,12 яшь тәшкил итә [11].
Япония Зур сигез һәм APEC илләләре әгъзалыгына керә. Шулай ук ул БМО Иминлек Шурасының даими булмаган әгъзасы. Япония рәсми рәвештә сугышны игълан итү хакыннан баш тартса да, аның зур, заманча армиясе бар. Шул армия үзен яклау һәм тынычлык операцияләре максатында кулланыла.
Япония аңа каршы атом коралы кулланылган бердәнбер ил.