Бөекбритания
Көнбатыш Аурупада урнашкан утрау-дәүләт / From Wikipedia, the free encyclopedia
Бөекбрита́ния (ингл. Great Britain), тулы исеме Бөекбрита́ния һәм Төнья́к Ирла́ндия Берләшкә́н Патшалыгы́ (ингл. United Kingdom of Great Britain and Northern Ireland), еш кына Берләшкән Патшалык дип кыскартыла (ингл. United Kingdom) — Көнбатыш Европада урнашкан утрау-дәүләт. Бөекбритания һәм Ирландия утрауларында урнаша. Башкаласы — Лондон шәһәре.
Байрак
| |
Шигарь | Dieu et mon droit |
---|---|
Башкала | Лондон |
Халык саны | 67 326 569 (2021, база данных Всемирного банка) |
Нигезләнгән | 12 апрель 1927 |
Сәгать кушагы | UTC±00:00 |
Рәсми тел | инглиз теле |
География | |
Мәйдан | 242,495 км² |
Координатлар | 54.6°N 2°W |
Cod SYG | K02000001 |
GB-UKM | |
Сәясәт | |
Канун чыгару органы | Бөекбританиянең парламенты |
Дәүләт башлыгы | III Карл / III Çarlz |
Башлык исеме | Бөекбритания премьер-министрлары исемлеге |
Хөкүмәт башлыгы | Tereza Mey, Дэвид Кэмерон, Борис Джонсон, Лиз Трасс, Риши Сунак |
Икътисад | |
ТЭП | 3 122 480 миллион US$ (2021), 3 070 668 миллион US$ (2022) |
Акча берәмлеге | Стерлиң фунты |
Эшсезлек дәрәҗәсе | 6% (2014)[1] |
Туу күрсәткече | 1.83 (2014)[2] |
КПҮИ | 0.929 (2021)[3] |
Яшәү озынлыгы | 80.9561 ел (2015, 2016)[4] |
Джини коэффициенты | 32.8 (2012) |
Башка мәгълүмат | |
Ярдәм телефоннары | |
Автомобил хәрәкәте ягы | сул |
Челтәр көчәнеше | 230 вольт[5] |
Телефон коды | +44 |
ISO 3166-1 коды | GB |
ХОК коды | GBR |
Интернет домены | .uk |
1800 елда Бөекбритания Корольлеге һәм Ирландия Корольлеге берләшкәннәр, Бөекбритания һәм Ирландия Берләшкән Корольлеген барлыкка китергәннәр, ул аннан 1922 елда Ирландия ирекле дәүләте белән Бөекбританиянең Берләшкән Корольлеге һәм Төньяк Ирландия дип атала башлаган.[6]
Бөекбритания — Европаның иң алдынгы дәүләтләренең берсе. Берләшкән Милләтләр Оешмасының Иминлек Шурасында даими әгъза. Атом-төш коралына ия. XIX гасырда — XX гасыр башында дөньяның иң зур дәүләте булып саналган Британ империясе варисы. НАТОга керә.
Бөекбританиянең дәүләт төзелеше — парламент системалы конституцион монархия. Унитар дәүләт. Бөекбритания дүрт өлештән[7] тора: Англия, Төньяк Ирландия, Шотландия һәм Велс. Шулай ук Бөекбританиянең 14 диңгез арты территориясе бар[8]. Империя заманыннан калган дәүләтнең башка күп кенә илләргә тәэсире тел, мәдәният, идарә итү системасында һаман саклана.