From Wikipedia, the free encyclopedia
Татарстан Республикасының Халык артисты — ТР мактаулы исемнәренең берсе. 1940 елда булдырылган.
Татарстан Республикасының Халык артисты | |
Нигезләнү датасы | 1 февраль 1940 |
---|---|
Нигезләүче | ТАССР Югары Шурасы |
Дәүләт | Россия |
Административ-территориаль берәмлек | Татарстан |
Бүләкләүче | Татарстан Республикасы Рәисе һәм ТАССР Югары Шурасы |
Түбәнрәк ранг | Татарстан Республикасының атказанган артисты һәм Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе |
Алыштырган | ТАССР Халык артисты[d] |
Вакыт мизгеле | 24 март 2004 |
Бүләк ияләре өчен төркем | Төркем:Татарстанның халык артистлары |
Бүләкләнүчеләр саны — 250 кеше (1998),[1] 395 кеше (1.01.2015).
Татарстан Президенты (1991 елга кадәр — ТАССР ЮШ Президумы) тарафыннан югары осталыкка ия булган, күренекле сәнгать образлары, спектакльләр, кинофильмнар, телеспектакльләр, телефильмнар, концерт, эстрада, цирк программалары, музыкаль, телевизион һәм радио әсәрләре иҗат иткән һәм республиканың сәнгати мәдәниятенә зур өлеш керткән, җәмәгатьчелеккә киң танылган артистларга, режиссерларга, балетмейстерларга, дирижерларга, хормейстерларга, музыкаль башкаручыларга һәм башка сәнгать әһелләренә. «Татарстан Республикасының Атказанган артисты» яисә «Татарстан Республикасының Атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исемнәр бирелгәннән соң, кагыйдә буларак, кимендә 10 ел узгач бирелә (беренче партияләрне башкаручы балет артистларына кимендә биш ел узгач бирелә).[2]
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.