баянчы (Казан, Татарстан, Россия) From Wikipedia, the free encyclopedia
Рамил Курамшин, Рамил Сөләйман (Сулиман [2]) улы Курамшин (1947 елның 16 июле, Горький өлкәсе, Сергач районы, Кучкай Пожары ― 2022 елның 18 декабре, РФ, ТР, Казан) — виртуоз баянчы, аккомпаниатор, җырчы, композитор, Татарстанның халык артисты (2001).
Рамил Курамшин | |
Төп мәгълүмат | |
---|---|
Тулы исеме |
Рамил Сөләйман улы Курамшин |
Туу көне | |
Туу урыны | |
Үлү көне |
18 декабрь 2022[1] (75 яшь) |
Үлү урыны | |
Эшчәнлек еллары |
1965 - 2022 |
Дәүләт | |
Һөнәрләр |
баянчы, композитор |
Кораллар |
баян |
Жанрлар |
җыр, пьеса |
Хезмәттәшлек | |
Бүләкләр | |
Милләт |
1947 елның 16 июлендә Горький өлкәсе (хәзерге Түбән Новгород өлкәсе) Сергач районы) Кучкай Пожары авылында укытучылар гаиләсендә туган. Әтисе Сөйләйман (Сулиман) җыр һәм рәсем дәресләрен укыта, әнисе Фәриха — башлангыч сыйныфлар укытучысы. Абыйсы Рафаил (24.02.1945[3]), сеңлесе Гөлсем. Әтисе һәм абыйсына ияреп, 5 яшьтән гармунда уйнарга өйрәнә. Һөнәри баянчы булу теләге белән 1964 елда Казанга килә. Казан дәүләт педагогия институтының музыка факультетында укый башлый. Ел ярым укыгач, Казан музыка училищесынә күчә һәм аны 1968 елда тәмамлый. Укыган елларында ук Ф. Насретдинов, И. Ишбүләков, Р. Билалова, В. Шәрипова, Х. Гыйниятова, Ә. Галимова, Г. Рәхимкулов, З. Басыйрова һ.б. җырчыларга баянда уйный. Казан музыка училищесын тәмамлагач (1968[4]), Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә (җитәкчесе Мәхмүт Нигъмәтҗанов) эшкә билгеләнә: бер ел Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә, егерме ел Илһам Шакировның концерт бригадасында эшли.
1995-2000 елларда «Гармунчылар клубы»н җитәкли.
2022 елның 18 декабрендә каты авырудан соң Казанда вафат. Туган ягы — Түбән Новгород өлкәсенең Сергач районы Кучкай Пажары зиратында җирләнгән.[2]
Радиодан баян өчен үзе язган пьесаларны һәм татар халык көйләрен эшкәртеп уйный: «Баян өчен пьеса», «Шаяру», «Концерт пьесасы», «Төймә», «Карабай», «Җыен көе», «Чәчтем бодай», «Бишле бию», «Сирәк-мирәк», «Җәйге авыл урамында», «Ташлар аттым Болакка», «Күңелле гармунчы», «Эрбет», «Баек», «Авыл яшьләре», «Бию», «Киндер сукканда», «Әпипә», «Гармун-патефон», «Җаек күгәрчене» һ.б.
1980 елда телевидениедә аерым концерт биреп, баянчыларга анда юл ача.
1975 елда татар баян музыкасында беренче зур күләмле әсәр — «Баян белән оркестр өчен концертино» яза. Казан дәүләт мәдәният институтының халык уен кораллары оркестры белән яздырып, радио һәм телевидение фондына тапшыра. 1987 елда «Баян белән оркестр өчен икенче концертино»ны тәмамлый.
Йөзгә якын оригиналь әсәр, халык көйләре эшкәртмәләре, 200дән артык зурлар һәм балалар өчен җырлар авторы: «Өй артыгыз гөлбакча», «Кичер, болыным», «Кайтса әгәр яшь чагым», «Хушлашмый китәм», «Аерылулар бигрәк авыр», «Үлмәс моңнар», «Балачагым чыккан каршыма», «Җомга азаны» һ.б.
Музыка уку йортлары өчен дәреслекләр, «Баян әсәрләре» (2007), «Балачак бәйрәмнәре» (2014, ТКН, ISBN 979-0-9003056-5-7) , «Чордашларым, кордашларым» (2014) китаплары авторы.
Мөхтәр Әхмәтов, Рокыя Ибраһимова, Фәйзи Садыйков, Рәис Сафиуллин, Абдулла Халитов кебек баянчыларның уйнау традициясен дәвам итүче һәм үстерүче.
Рамил Курамшин үзеннән элекке буын баянчыларының эшен дәвам итүче генә түгел, ә камилләштерүче музыкант. |
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.