Зөһрә Шәрифуллина
Татарстан Республикасы халык артисты (1997) From Wikipedia, the free encyclopedia
Зөһрә Шәрифуллина, Зөһрә Нигъмәтулла кызы Шәрифуллина (1956 елның 20 декабре, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Сарман районы, Сарман) — җырчы, Татарстанның халык артисты (1997). Сарман районының мактаулы гражданы (2019).
Зөһрә Шәрифуллина | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Зөһрә Нигъмәтулла кызы Шәрифуллина |
Туган | 20 декабрь 1956 (68 яшь) ССРБ, РСФСР, ТАССР, Сарман районы, Сарман |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ→ РФ |
Әлма-матер | Салих Сәйдәшев исемендәге Түбән Кама музыка көллияте |
Һөнәре | җырчы |
Эш бирүче | Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле һәм Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе |
Балалар | ике улы |
Бүләк һәм премияләре | ![]() ![]() |
Тәрҗемәи хәле
1956 елның 20 декабрендә [1] Татарстан АССР Сарман районы үзәге Сарман авылында күп балалы гаиләдә туган. Сарманның урта һәм музыка мәктәпләрен, «Баян» һәм «җыр» белгечлекләре буенча Салих Сәйдәшев исемендәге Түбән Кама музыка укуханәсен тәмамлаган.
Тормыш юлы
Сарман урта мәктәбенең 8 сыйныфын тәмамлагач, беренче мәртәбә Түбән Камага барып, музыка укуханәсенә укырга керә, ләкин укуын тәмамламый кала. Туган авылына кайтып, «Татарстан» күмәк хуҗалыгында эшли, кич белән укып, Сарман урта мәктәбен тәмамлый. Икенче тапкыр Түбән Кама музыка укуханәсенә укырга керә һәм аны тәмамлап чыга.
Уку йортын тәмамлагач, бер ел Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә, аннары Татар дәүләт филармониясендә эшли. Татар халык җырларын һәм татар эстрада (Шамил Шәрипов, Зифа Нагаева һ. б.) әсәрләрен башкарып, киң таныла.
Җырлары
- «Сарман»
- «Талы, талы»
- «Күк күгәрчен»
- «Их, дускаем, кил әле»
- «Су буеннан әнкәй кайтып килә»
- «Нигә яна йөрәгем»
- «Су буенда учак яна»
- «Мәхәббәт чишмәләре»
- «Балакаем»
- «Бер вакыт кына»
- «Мин бәхетсез түгел»
- «Аккош канат кагына» һ. б.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 1991 — Татарстанның атказанган артисты
- 1997 — Татарстанның халык артисты
- 2016 — «Фидакарь хезмәте өчен» медале[2]
- Сарман районының мактаулы гражданы (2019)[3]
Гаиләсе
Ире Азат Хәлимов (1958), баянчы-аккомпаниатор, ТР атказанган артисты (1999). Уллары Ринат (Казанда яши), Булат (Алабугада яши), төрек-татар гимназиясен тәмамлаганнар, чит илдә белем алганнар.
Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
Моны да карагыз
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.