![cover image](https://wikiwandv2-19431.kxcdn.com/_next/image?url=https://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/0/0d/VFPt_Solenoid_correct2.svg/langtt-640px-VFPt_Solenoid_correct2.svg.png&w=640&q=50)
Электр каршылыгы
From Wikipedia, the free encyclopedia
Электр каршылыгы (tat.lat. Elektr qarşılığı(үле сылтама)) — физик зурлык, электр агымы үткәрүенә тоткарлау үткәргечнең үзлеге, электр көчәнеше электр агымына чагыштырмасына тигез.
Каршылык (гадәттә R яки r белән билгеләнә), билгеле шартларда әлеге үткәргеч өчен даими зурлык булып тора, Ом кануны буенча:
биредә
- R — каршылык;
- U — потенциаллар аермасы (көчәнеш);
- I — электр агымы.
Каршылык берәмлеге - Ом. 1 Ом - көчәнеш 1В ка тигез булганда, 1А агым уздыручы үткәргечнең каршылыгы ул.
Каршылык үткәргечнең озынлыгы l га, аның аркылы кисеме мәйданы S ка һәм материалына бәйле. Күп төрле материалларны тәҗрибә тикшерүләр нәтиҗәсендә каршылыкны хисаплау түбәндәге формула табылган:
биредә ρ — материалның чагыштырма каршылыгы, ом/метр белән үлчәнә
- l — үткәргеч озынлыгы
- S — аркылы кисем мәйданы
Температура төшергәндә материалның чагыштырма каршылыгы да төшә, хәтта үтә үткәргечләрдә нульга тигез.