![cover image](https://wikiwandv2-19431.kxcdn.com/_next/image?url=https://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/0/0d/VFPt_Solenoid_correct2.svg/langtt-640px-VFPt_Solenoid_correct2.svg.png&w=640&q=50)
Индуктивлык
From Wikipedia, the free encyclopedia
Индуктивлык яки үзиндукция коэффициенты - йомык контурда үткәрүче электр агымы һәм ул булдырган бөтен магнит агымы арасында пропорциональлек коэффициенты:
- Ф = LI
![](http://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/5/5e/Inductor.jpg/320px-Inductor.jpg)
биредә Ф - магнит агымы, I - электр агымы, L -индуктивлык
Гомуми очракта болай языла:
— бөтен магнит агымы
Туры озын үткәргеч өчен индуктивлык магнит кыры энергиясеннән чыгарыла.
Контурда электр агымы үзгәргәндә үзиндукциясе ЭЙК (электр йөртүче көче) хасил була, ул индуктивлык ярдәмендә тасвирлана:
.
Шулай итеп, бер секундада электр агымы 1 Амперга үзгәргәндә хасил булган үзиндукциясе көчәнеше (ЭЙК) индуктивлыкка тиң.
Шулай ук индуктивлык электромагнит кырының энергиясен билгели:
.
Зур индуктивлык белән чылбыр өлешләре индуктивлык кәтүге төрендә ясала.
Югары ешлыкта ялгыз, хәттә туры үткәргеч тә кече индуктивлыгына ия, аны исәпкә алырга кирәк.