![cover image](https://wikiwandv2-19431.kxcdn.com/_next/image?url=https://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/5/55/Meissner_effect_p1390048.jpg/640px-Meissner_effect_p1390048.jpg&w=640&q=50)
Үтә үткәрүчәнлек
From Wikipedia, the free encyclopedia
Үтә үткәрүчәнлек яки Гадәттән тыш үткәрүчәнлек (tat.lat. Ütä ütkärüçänlek(үле сылтама)) — кайбер җисемнәрнең критик температурасы түбәнрәк электр каршылыгы нульгә тигез булуы үзенчәлеге. Үтә үткәрүчәнлек халәтенә әйләнүче берничә йөз кушылма, керамик, эретмә, чиста элемент билгеле.
![Thumb image](http://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/5/55/Meissner_effect_p1390048.jpg/640px-Meissner_effect_p1390048.jpg)
![Thumb image](http://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/0/08/Cvandrhovst.png/640px-Cvandrhovst.png)
Үтә үткәрүчәнлек - квант күренеше. Ул Мейсснер эффекты белән сыйфатлана. Мейсснер эффекты - үтә үткәргечнең күләменнән магнит кыры тулысынча этеп чыгаруның күренеше.
1986—1993 елларда югары температуралы үтә үткәргечләр ачыла. Югары температуралы үтә үткәргечләр сыек һелий температурасында (4.2 К) гына түгел, ә сыек азот кайнау температурасында (77 К) файдалану мөмкинлеген бирә. Сыек азот сыек һелийга караганда шактый арзанрак була.
Үтә үткәрүчәнлек 1911 елда Нидерландлар физигы Һейке Камерлинг Оннес тарафыннан ачыла.
Югары температуралы үтә үткәрүчәнлек 1986 елда керамик җисемнәрдә Карл Мүллер и Георг Беднорц тарафыннан ачыла.
Hg—Ba—Ca—Cu—O(F) үтә үткәргечләрендә әлегә иң югары критик температурасы 138 К ачыла, 400 кбар басымында 166 К температурасына ирешә.
Көчле магнит кыры кайбер температурада үтә үткәрүчәнлек халәтен бетерә, шушы критик магнит кыры Нc билгеләнә. Критик магнит кыры температурага бәйлелеген киләсе тигезләмә тасвирлый:
— чик магнит кыры
— чик температурасы
Критик электр агымы чик магнит кырын булдырып, үтә үткәрүчәнлек халәтен бетерә.
Үтә үткәргечләрнең ике төре бар. II-төре үтә үткәргечләрнең ике критик магнит кыры бар: Нc1 кырында үтә үткәргеч эченә Абрикосов өермәсе керә, Нc2 кыры үтә үткәрүчәнлек халәтен бетерә.