Шаньюй
From Wikipedia, the free encyclopedia
Шанью́й (кыт. 單于, (en:Wade-Giles): ch'an-yü, Урта кытайчасы (ингл.): (en:Guangyun) tɑn˥˩i̯u˩ яки ʑi̯ɛn˩˥i̯u˩, хунну теле: sanok/tsanak[1] тулы титул: 撐犁孤塗單于/撑犁孤涂单于, chēnglí gūtu chányú, Хань китабы (ингл.) буенча мәгънәсе Күк, Бала, Зур күренеш[2]) — сигез гасыр буенча Урта һәм Үзәк Азияда күчмә халыкларның иң югары хәкимен билгеләү өчен кулланылган титул.
402 елда аны соңыннан Хан булып үзгәрәчәк "Каһан (ингл.)" титулы алыштыра.[3] Цинь (ингл.) (б.э.к. 221-206 еллар) һәм Хань династиясе (ингл.) (б.э.к. 206 ел – б.э. 220 еллар) дәвамында хунну күчмә халыкларның Луанти (ингл.) ыругы тарафыннан үз башлыгын билгеләр өчен кулланыла.
Хунн кабиләләре аксөякләре тарафыннан сайлана, үлгәнчегә кадәр идарә итә. Ырулар шурасы белән берлектә идарә итә торган була.
Шаньюй терминына караганда Чаньюй 601 елда Lu Fayan тарафыннан җыела башлаган һәм Сун империясе (ингл.) заманында 1007-1011 еллар арасында җыелып бетерелгән en:Guangyun сүзлегендә табылган вариант булу сәбәпле өстенрәк (дөресрәк) дип санала.
Чыңгызхан, таоист en:Qiu Chuji'га җибәрелгән хатында, Модэ чанью заманнарын "безнең Чаньюй'ның борынгы вакытлары" дип телгә ала. Тулы титулы "чиксез күк улы" дип тәрҗемә ителә. Чаньюй'ның үлеме очрагында, аның статусы иң якын ир туганына тапшырыла иде. Тарихта 60 чанью булуы билгеле.[4][5]