From Wikipedia, the free encyclopedia
Истилах[4][5] (гарәп. إصْطِلاَحٌ اتٌ — условность, общая договоренность) яки Те́рмин (лат. terminus — чик) — фән, техника, технология, сәнгать яки кешеләрнең башка эшчәнлек тармакларының берсендә очраган төшенчәне билгеләгән сүз, сүзтезмә яки башка символлар берлеге.[6][7]
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
Термин ролен уйнаучы сүзләр һәм сүзтезмәләрнең мәгънәләре кулланылыш контекстына карап шул ук сүзләрнең башка контекстта яки көндәлек тормышында ташыган мәгънәләреннән аерыла.[8]
Мәсъәлән, 21 гасырда яшәүче Владимир Ленин исемле ир кеше билгеле революционер Владимир Ленин белән бер сүз тамгасы исем ташыса да (термин белән билгеләнсә дә), аерым бер шәхес була һәм аларны бутамау хәерле.
Югары уку йортында белем алучы һәм белем икътисадының мәгълүмат тармагында эш итүчеакыл хезмәте ияләре терминологияне дөрес кулланмыйча уңышка ирешә алмыйлар. Кулланылыш уңайлылыгы өчен озын сүзтезмә белән билгеләнгән терминнар еш аббревиация юлы белән кыскартыла ала.
Белемнең бер өлкәсендә башка төшенчәләрне билгеләү өчен кулланылган минималь терминнар җыелмасына төп терминология диелә.[9]
Татар әдәбиятында терминнар элек-электән кулланылып килгән. Ләкин, термин урынына гарәпчә “истилах” дигән сүз йөргән. Аның төп мәгънәсе – килешү, сөйләшү, солых төзү. Егерменче елларда “истилах” искереп төшеп кала, аның урынына “атама” сүзе кулланыла башлый. Утызынчы елларда термин сүзе кулланылышка керә.[10]
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.