Хунну
From Wikipedia, the free encyclopedia
Хунну (шулай ук сөннәр, кыт. 匈奴, пиньинь:Xiōngnú, Шьуңну; Урта кытайчадан (рус) “Гўаңъүн”: [xi̯woŋ˥˩nu˩|] Хйўоң˥˩ну˩) - дәүләт яки конфедерацияны булдырган борынгы күчмә халык.[1]Хунну монгол теленнән тәрҗемәдә кешеләр, халык дигәнне аңлата. Башлыкларын шаньюй титулы белән билгеләгәннәр.
Хуннулар турында мәгълүматның күпчелеге Кытай чыганакларыннан килә. Аларның титул һәм исемнәре турында мәгълүмат аларның телләренең кытайчага транслитерацияләрдән чыга.) Б. э. к. 9 гасырларда хунну хәзерге Үзәк Монголия һәм Төньяк Кытайда яшәгәннәр. Вакытлар үтү белән, аларда ыруглык-кабилә мөнәсәбәтләре үзгәреп, б. э. к. 2 гасырда Модэ ярымфеодаль дәүләт оеша. Тагын вакыт үтү белән дәүләт икегә ярыла.
Тарих галимнәре арасында хуннулар эченә төрки телле күчмә кабиләләрне керү-кермәве һәм аларның һуннарның борынгы бабалары булу-булмаулары турында уртак фикер юк.