![cover image](https://wikiwandv2-19431.kxcdn.com/_next/image?url=https://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/e/e1/Chemicals_in_flasks.jpg/640px-Chemicals_in_flasks.jpg&w=640&q=50)
Химия
From Wikipedia, the free encyclopedia
Хи́мия, Кимия[1] (гарәпчә خيمياء, «chemi» – кара) – матдәләр, аларның үзлекләре, матдәләрнең әверелешләре һәм бу әверелешләргә хас күренешләр турындагы фәнне белдергән термин. Табигый фәннәрнең иң әһәмиятлеләрнең берсе.
Химия | |
![]() | |
... хөрмәтенә аталган | алхимия[d] |
---|---|
Алыштырган | алхимия[d] |
Өйрәнелгән тармак | химик кушылма, химик тоташмалар төркеме[d], химик элемент һәм матдә[d] |
Һәштәге | chemistry |
Нинди вики-проектка керә | Проект:Химия[d] |
Социаль медиаларда күзәтүчеләре | 1 901 688 |
Кыскарулар җәдвәле аббревиатурасы | kimya. |
Веб-сайт Stack Exchange | chemistry.stackexchange.com |
![]() |
Фәнни-техник прогресста химиянең роле бик зур.
Химия халык хуҗалыгының барлык өлкәләренә үтеп керә. Химия файдалы казылмаларны кирәкле продуктларга: металларга, аларның эретмәләренә, ягулыкка эшкәртүне тәэмин итә.
Табигать белеме һәм биология курсларыннан сезгә билгеле булганча, авыл хуҗалыгы производствосының продуктлылыгы күп дәрәҗәдә химия сәнәгате аны минераль ашламалар һәм үсемлекләрне корткычлардан саклау чаралары белән тәэмин итүгә бәйле. Химиянең роле төзелеш материаллары, синтетик тукымалар, пластмассалар, сабын һәм кер порошоклары, медикаментлар җитештерүдә дә аз түгел.
Химия курсын өйрәнеп, химия буенча белемнәрне нигезле кулланганда гына аның халык байлыгын арттыруга булышлык итүенә инанырсыз. Химик матдәләрне һәм аларның әверелешләрен белдексез, контрольсез куллану еш кына әйләнә-тирә мохитнең пычрануына китерә, ә бу исә үсемлекләр, хайваннар һәм кешенең тереклегенә тискәре йогынты ясый.