Пластмассалар
From Wikipedia, the free encyclopedia
Пластма́ссалар (пласти́к ма́сса) — полимерлар нигезендә ясалучы, җылытканда тиешле формага кереп, суытканнан соң шул форманы саклый торган органик материаллар. Синтетик полимерлар нигезендә ясалган пластмассалар аеруча киң таралган.
Пластмассалар | |
Материал төре | казылма ягулык һәм күбөлеш |
---|---|
Нинди вики-проектка керә | WikiProject Polymers[d], WikiProject Materials[d], Проект:Химия[d] һәм Проект:Природа[d] |
Пластмассалар Викиҗыентыкта |
Җитештерү масштаблары буенча алар полимер материаллар арасында беренче урында торалар. Механик ныклыгы зур, тыгызлыгы кечкенә, химик яктан бик тотрыклы булулары белән беррәттән, алар яхшы җылылык изоляторы, электр изоляторы үзлекләренә ия һ. б. Пластмассаларны арзан чималдан җитештерәләр, алар эшкәртүгә җиңел бирелә һәм алардан бик күп төрле әйберләр ясарга мөмкин. Болар барысы да халык хуҗалыгының барлык тармакларында һәм техникада, көндәлек тормышта аларның киң кулланылуын тәэмин итә.
Беренче пластмассаны инглиз металлургы Александр Паркс 1855 елда ясый. Паркс аны үзе хөрмәтенә «паркезин» дип атый, соңрак аны целлулоид атамасы кысрыклый. Паркезин азот әчелеге һәм эреткеч сыекча белән эшкәртелгән целлюлозадан эшләнгән булган.
Пластмассалар җитештерү үсеше табигый пластик материаллардан (сумаладан ясалган сагыз, шеллак) башланды, химик яктан модификацияләнгән табигый материаллар белән дәвам итте (резин, нитроцеллюлоза, коллаген, галалит), ахырдан тулысынча синтетик молекулаларга җитте (бакелит, эпоксид сумала, поливинилхлорид, полиэтилен һ.б.).