![cover image](https://wikiwandv2-19431.kxcdn.com/_next/image?url=https://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/3/3c/Kalgoorlie_open_cast_mine.jpg/640px-Kalgoorlie_open_cast_mine.jpg&w=640&q=50)
Казылма ягулык
From Wikipedia, the free encyclopedia
Казылма ягулык — бу төркемгә нефть, ташкүмер, янучан сланец, табигый газ һәм аның гидратлары, торф, каустобиолитлар рәтеннән башка янучан минераллар һәм матдәләр. Кагыйдә буларак ягулык буларак файдаланалар. Казылма ягулыклар миллион еллар буенча җир кабыгында, ташка әйләнгән үсемлек калдыкларыннан анаэроб шартларда, җылылык һәм басым йогынтысында формалашалар.[1] Ташкүмер һәм торф —хайваннар һәм үсемлекләр калдыклары җыелган һәм таркалган саен хасил була торган ягулык. Казылма ягулыклар яңартылмый торган табигый ресурс булып тора, чөнки алар миллион еллар буенча формалаша.
![Thumb image](http://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/3/3c/Kalgoorlie_open_cast_mine.jpg/640px-Kalgoorlie_open_cast_mine.jpg)
Энергетика мәгълүматы идарәсе (Energy Information Administration) буенча, 2007 елда беренчел энергия чыганаклары итеп: нефть — 36,0 %, ташкүмер — 27,4 %, табигый газ — 23,0 % файдаланалар. Казылма ягулыкның җәмгы өлеше дөньяда кулланыла торган беренчел энергия чыганакларының 86,4 % тәшкил итә[2]. Калган өлешне казылма булмаган ягулыклар тәшкил итә: гидроэлектростанцияләр — 6,3 %, атом-төш энергиясе — 8,5 %, башка төрләргә (геотермаль, Кояш, приливная, җил энергиясе, үзагач һәм калдыкларны яндыру) 0,9 % туры килә[3].