From Wikipedia, the free encyclopedia
Ха́нтлар (үзатамалары — ханти, хандэ, кантэк, иске рус телендә остяклар) — Көнбатыш Себернең төньягында, нигездә Ханты-Манси автоном округында яшәүче аз санлы җирле халык. Ханти атамасы кешеләр буларак тәрҗемә ителә.
Хантлар | |
гомуми сан |
31 467 (2021) |
---|---|
яшәү җире |
Россия Федерациясе: 30 943 (2010)[1], 28 678 (2002)[2] |
Теле | |
Дине | |
Бүтән халыкка керүе | |
Кардәш халыклары: | |
Хантлар Викиҗыентыкта |
Хантлар арасында өч этнографик төркем аерып чыгарыла: төньяк, көньяк һәм көнчыгыш, көньяк (Иртыш буе) хантлары рус һәм татар халыклары белән нык катыш[3]. Рус телендәге тарихи остяк атамасының татар сүзе хант (башкорт) белән бәйләнеше бар дип санала.
2002 елгы халык санын алу буенча Россиядәге хантлар саны 28 678 кеше тәшкил итә, шулардан 59,7% Ханты-Манси автоном округында яши торган була, 30,5% - Ямал-Ненец автоном округында, 3,0% — Тум өлкәсендә, 3,0% — ХМАО белән ЯНАОларын исәпкә алмыйча Төмән өлкәсендә, 0,3 % — Коми Республикасында.
2010 елгы халык санын алу буенча хантларның саны 30 943 га кадәр үсә, шуларның 61,6% Ханты-Манси автоном округында, 30,7% — Ямал-Ненец автоном округында, 2,3% — ХМАО белән ЯНАОларын исәпкә алмыйча Төмән өлкәсендә, 2,3% — Тум өлкәсендә, 1,4% — Новосибирск өлкәсендә яши торган була.
Хантларның бабалары көньяктан Обь елгасының аскы агымына күченеп киләләр һәм бүгенге Ханты-Манси автоном округын һәм Ямал-Ненец автоном округының көньяк районнарында урнашалар, I меңьеллыкның азагыннан аборигеннарның һәм күчеп килгән угор кабиләләренең кушылуы нәтиҗәсендә бүгенге хантларның этногенезы башлана[4].
Хантлар үзләрен нигездә яшәгән елгалары белән бәйлиләр, мәсәлән Kondikhou ï = «Конды кешеләре», As-jah = «Обь халкы». Самоедлар (ненецлар, энцлар, нганасаннар һәм селькупларның гомуми атамасы) аларны яран яки ярган дип атап йөрткәннәр.
Гадәти шөгыльләре - балык тоту, ау һәм боланчылык. Гадәти диннәре - шаманизм һәм православие (XVIII гасырдан).
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.