Ма́нси (манс. меньдси, моансь) — Россиянең төньягында яшәүче аз санлы халык, Хант-Манси — Югра автономияле округының төп халкы. Хантларның иң якын тагандаш халкы. Манси телендә сөйләшәләр, ләкин актив ассимиляция сәбәпле якынча 60% рус телен куллана.

Кыска фактлар Үз аталышы, гомуми сан ...
Манси
Үз аталышы

меньдси, моансь

гомуми сан

12 228 (2021)[1]

яшәү җире

Россия байрагы Россия Федерациясе:
12 269 (2010 г.)[2], 11 432 (2002 ел)[3]

Теле

рус теле, манси теле

Дине

мәҗүсилек, православие

Бүтән халыкка керүе

фин-угыр халыклары

Кардәш халыклары:

хантлар, венгрлар

 Манси Викиҗыентыкта
Ябу

Гомуми саннары 12269 кеше (2010 елгы Бөтенроссия халык санын алу буенча).

Тел һәм әлифба

Манси теле Урал телләре гаиләсенең фин-угыр телләренең угыр төркеменә карый. Сөйләмнәр: сосьва, югары-лозьва, тавда, одна конда, пелым, вагиль, урта-лозьва, түбән-лозьва.

Манси әлифбасы 1931 елда латин әлифбасына нигезләнеп барлыкка китерелә:

A, B, D, E, F, G, H, Ꜧ, I, J, K, L, Ļ, M, N, Ņ, Ŋ, O, P, R, S, S̷, T, Ţ, U, V, Z, Ь

1937 елдан — кирилл әлифбасы нигезендә:

А, Б, В, Г, Д, Е, Ё, Ж, З, И, Й, К, Л, М, Н, Ӈ, О, П, Р, С, Т, У, Ф, Х, Ц, Ч, Ш, Щ, Ъ, Ы, Ь, Э, Ю, Я

Әдәби тел сосьва диалектына нигезләнгән.

Килеп чыгышлары һәм тарих

Этнос буларак манси җирле урал неолиты мәдәнияте кабиләләренең угыр кабиләләренең кушылуы нәтиҗәсендә барлыкка киләләр.

Иң башта манси Урал тауларының көнбатыш битләрендә яшиләр, ләкин XIXIV гасырларда комилар һәм руслар аларны Урал артына кысрыклап чыгаралар. Руслар белән беренче бәйләнешләр XI гасырга карый. XVI гасырда Себернең Россиягә кушылуы белән бергә рус колонизациясе көчәя һәм инде XVII гасырның азагында руслар саны җирле халыклар санын ашып китә. Манси тора-бара төньякка һәм көнчыгышка күченергә мәҗбүр булалар, өлешчә ассимиляциягә дучар булалар. Мансиларның этник формалашуына төрле халыкларның тәэсире була.

Мәдәният һәм гореф-гадәтләр

Диннәре буенча православ, ләкин шулай ук шаманизм, төрле рухлар, әрвахлар, аю культы саклана. Бик бай халык-авыз иҗаты, зур үсеш алган мифология.

Манси ике экзогам фратриягә бүленәләр: Пор һәм Мось. Алар тарихи яктан килеп чыгышлары һәм йолалары буенча аерылылар. Никахлар бары тик капма-каршы фратрияләр арасында төзелә: Мось ирләре Пор хатыннарына өйләнәләр һәм киресенчә. Пор фратриясе абориген-урал халыклары токымыннан булса, Мось читтән килгән угырлар токымыннан булалар. Пор фратриясенең нәсел башлыгы булып аю санала, Мось фратриясенеке — Калтащ исемле хатын, ул каз, ана куян яки күбәләк рәвешендә күзаллана.

Чыганаклар

Wikiwand in your browser!

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.

Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.