From Wikipedia, the free encyclopedia
Стәрлетамак районы (рус. Стерлитамакский район, чуаш. Çтерлĕ райо́нĕ) — Башкортстанга керүче муниципаль район. Административ үзәге — Стәрлетамак шәһәрендә.
Стәрлетамак районы | |
баш. Стәрлетамаҡ районы | |
Байрак[d] | |
Нигезләнү датасы | 20 август 1930 |
---|---|
Дәүләт | Россия |
Башкала | Стәрлетамак |
Административ-территориаль берәмлек | Башкортстан |
Сәгать поясы | YEKT[d] һәм UTC+05:00 |
Халык саны | 40 325 (2010)[1] |
Нәрсә белән чиктәш | Әлшәй районы, Авыргазы районы, Гафури районы, Ишембай районы, Мәләвез районы, Стәрлебаш районы һәм Миякә районы |
Мәйдан | 2216 км² |
Почта индексы | 4531ХХ |
Рәсми веб-сайт | str-raion.ru |
Җирле телефон коды | 3473 |
Стәрлетамак районы Викиҗыентыкта |
һәм
Стәрлетамак районы Чәрмәсән һәм Ашказар елгалары бассейнында урнашкан. Район көнчыгыш якта Агыйдел елгасы белән терәлгән. Районның гомуми мәйданы 2245 км² тәшкил итә.
Як | район |
---|---|
Төньяк-көнбатыш | Әлшәй районы |
Төньяк | Авыргазы районы |
Төньяк-көнчыгыш | Гафури районы |
Көнчыгыш | Ишембай районы |
Көньяк | Мәләвез районы |
Көньяк-көнбатыш | Стәрлебаш һәм Миякә |
113 авылны 27 авыл советына берләштерелгән. Иң зур торак урыннары: Наумовка, Олы Куганак, Рощинский авыллары. Стәрлетамак районында руслар, татарлар, чуашлар, башкортлар, мукшылар, украиннар яши. Татарлар руслардан кала халык исәбе буенча икенче урынны били. Иң борынгы татар авыллары – Аллагуат, Бүреказган, Талач, өч Усылы авыллары XVIII гасыр башларында нигезләнгәннәр. Район үзге Стәрлетамак тә 1747 елны шул исемле татар авылыннан башланып киткән. Кечерәк татар авыллары Чуртан, Кырмыскалы, Алатана, Кантюковка, Байрак, Алга. Татарлар күплєп Рощинский, Васильевка, Наумовка, Яңа Отрадовка авылларында да яши. Айгөл, Бигәнәш, Чуаш Куганагы, Карлыкүл (Салават ш. кергән), Матвеевка, Услыбаш, Ишпарс авылларның төп халкы – чуашлар. Башкорт авыллары: Аючы, Күчәрбай, Йөрәктау, Абдрахман, Кунакбай һ.б.
1930 елның 20 августында Үзәк башкарма комитетының карары белән, Стәрлетамак кантонын үзгәртү юлы белән барлыкка килгән.
1781 елдан Стәрлетамак өязе оешкач, район территориясендә 7нче башкорт, 2нче һәм 5нче мишәр кантоннары оештырыла. 1861 ел реформасы буенча Башкотстан җирләренә үзәк губерналардан күпләп күченү күзаллана. 1919 елны Башкортстан автономиясе оешкач, Стәрлетамакта республиканың хөкүмәте урынлаша, ләкин Стәрлетамак районы территориясе Уфа губернасы карамагында кала. 1930-40 елларда нефть ятмалары ачылгач, нефть индустриясе үсә башлый. Стәрлетамак районыда нефтьче бистәләре барлыкка килә, хәзерге Салават (элекке Аллагуат), Ишембай шәһәрләре.
Район халкының милли составы
Милләт | Җанисәп 1970 | Җанисәп 1989 | Җанисәп 2002 |
руслар | 12 893 / 34,2% | ||
татарлар | 11 692 / 26.7% | 8 946 / 26.6% | 8 138 / 21,59% |
башкортлар | 3 487 / 7.8% | 4 537 / 13.5% | 8 141 / 21,59% |
чуашлар | 5 190 / 13,8% | ||
украиннар | 1393 / 3,7% | ||
мордвалар | 962 / 2,6% |
1939[2][3] | 1959[4][3] | 1970[5][3] | 1979[6][3] | 1989[7][3] | 2002[8][3] | 2008[9] | 2009[10] | 2010[1] | 2012[11] |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
59 245 | ↘48 502 | ↘43 737 | ↘32 545 | ↗33 592 | ↗37 699 | ↘33 476 | ↘32 919 | ↗40 325 | ↗40 836 |
2013[12] | 2014[13] | 2015[14] | 2016[15] | 2017[16] | 1 гый 2018[17] | 1 гый 2019[18] | 2021[19] | ||
↗41 349 | ↗41 411 | ↗41 633 | ↗41 817 | ↗42 281 | ↗42 979 | ↗43 337 | ↗48 044 |
Район гәзите рус телендә («Сельская новь» 2010 елның 22 август көнендә архивланган.) һәм татарча «Авыл тормышы» дөнья күрә.
Стәрлетамакның барлыкка килүе 1730 елларда Уфа – Ырынбур юлы ачылу белән бәйле. Юл өстендә бер көнлек юл арада ямнар (станцияләр) урнашканнар. Стәрлетамак һәм Аллагуат исемле авылларга ям хезмәтен үтәү шарты белән татарлар нигез сала. 1766 елны Агыйделдә Стәрлетамак тоз пристане эшли башлый. 1858 елны Уфа белән Стәрле арасында парахут хәрәкәте ачылган.
1934 елны Ишембай нефть ятмаларын хезмәтләндерү өчен Уфа – Стәрлетамак – Ишембай (кара Куйбышев тимер юлы) тимер юлы ачыла. 1936 елны пассажир поездлары җибәрелә. 1950 елны Аллагуат – Ермолаево (Күмертау) тармагы хезмәткә тапшырыла. 1981 елны Ырынбур белән туры хәрәкәт ачыла.[20]
Аның биләмәсендә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүче 46 предприятие, шул исәптән 24 җитештерү кооперативы, 19 крестьян-фермер хуҗалыгы бар.
2009-10 уку елында район мәктәпләрендә 4149 бала 39 мәктәпкә йөргән. Шулардан татар балалары – 1120 (27%), чуаш балалары – 600 (14,5%), украиннар – 115, 72 – мукшы балалары.
Татар телендә укулар 5 мәктәптә барган, алар 365 баланы колачлаган. Тагын ике мәктәптә 121 бала татар телен һәм әдәбиятен дәрес буларак укыган. Татар телен теге яки бу күләмдә 486 бала өйрәнә ала (43,5%).
Башкорт телендә укыту 2 мәктәптә алып барылган (80 укучы).
Ике мәктәптә чуаш телендә укыту алып барылган (чуаш баласының 29%ы). Тагын бер мәктәптә 65 укучы чуаш телен өйрәнә. 66 укучы украин телен өйрәнә (шул милләт балаларының 57,4%), мукшы телен – 56 бала (77,8%).[21]
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.