From Wikipedia, the free encyclopedia
Леонид Алексеев (25 август 1935, Новая Деревня, Стәрлетамак районы, БАССР — 23 декабрь 2008, Уфа) — ССРБ һәм Россия тау инженеры, укытучы. Техник фәннәре докторы (1987), профессор (1989). Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе (1995), ССРБ‑ның мактаулы нефтьчесе (1978).
Леонид Алексеев |
---|
Алексеев Леонид Александрович 1935 елның 25 августында Башкорт АССРның Стәрлетамак районы Новая Деревня авылында туа.
1959 елда инженер-механик һөнәре буенча Уфа нефть институтын тәмамлый. 1960 елдан алып Леонид Алексеев Уфа дәүләт нефть техник университетында эшли башлый. 1970—1990 елларда ул тау-нефть факультетының деканы вазифасын били.
1978 елда ССРБ‑ның мактаулы нефтьчесе исеменә лаек була. 1981 елда Леонид Алексеев «Мактаулы Билгесе» ордены белән бүләкләнә.
1987 елда ул техник фәннәр докторы исемен ала. Ике елдан соң профессор дәрәҗәсен яулый.
1995 елда Леонид Алексеев Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе исеме белән бүләкләнә. 1999 елда Россия Федерациясе Хөкүмәтенең фән һәм техника өлкәсендәге премиясенә лаек була.
Леонид Александровичның гыйльми эшчәнлеге скважиналарны бораулау технологиясе, тау токымнарының җимерелү процессларын өйрәнүен тикшерүгә багышланган. Алексеев карамагында бораулау һәм скважиналарны юнәлтү өчен токымнарны җимерүче һәм фрезерлы инструментлар уйлап табыла (Башкортстанның һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләренең нефть промыслаларында кулланыла), шуларның эшләү температурасының режимы тикшерелә.
Алексеев 120 гә якын гыйльми эш, 2 монография һәм 12 уйлап табу авторы була.
Леонид Александрович 2008 елның 23 декабрендә Уфада вафат була.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.