From Wikipedia, the free encyclopedia
Авыл тормышы - татар телендә Башкортстанның Стәрлетамак районында нәшер ителүче дәүләт иҗтимагый - сәяси газетасы. Атнага өч тапкыр чыга. русча «Сельские нивы» исемендә чыга. Абүнә тиражы – 6 000 данә.
Авыл тормышы | |
Сельские нивы | |
Tөр |
Иҗтимагый-сәяси |
---|---|
| |
Гамәлгә куючы |
Башкортстан Республикасының Матбугат һәм киң мәгълүмат чаралары идарәсе |
Нәшер итүче |
Башкортстан Республикасының «Сельские нивы-Авыл тормышы» редакция-нәшрият комплексы дәүләт-унитар предприятиесе |
Баш мөхәрир |
Вячеслав Шульга (татарча гәҗит буенча урынбасар Фәйрүзә Монасыйпова) |
Штат корреспондентлары |
20 |
Нигезләнгән |
1963 |
Тел | |
Төп офис |
Русия, Башкортстан, Стәрлетамак районы, Стәрлетамак шәһәре, Комсомол ур., 82 |
Тиражы |
6 000 |
| |
Веб-сайт: http://www.сельскаяновь.рф/ |
1924 елда Стәрлетамак кантонында «Стәрле хәбәрләре» гәҗите нәшер ителгән булган.
Стәрлетамак районында район гәҗите 1930 елда русча «За пятилетку» исеме белән чыга башлый. Беренче мөхәррирләре - Федор Вритов, Вячеслав Голумбевский була.
1947 елдан 1962 елга хәтле район гәҗите русча «Победа» исемендә чыга.
1962 елдан русча «Знамя коммунизма» гәҗите чыгарыла. 1962 - 1965 елларда русча гәҗитнең «Коммунизм байрағы» исемендә башк., «Коммунизм ялаве» исемендә чуаш телендә дубляжлары чыккан.
1963 елның 29 мартыннан 1990 елның 29 декабренә хәтле татарча «Коммунизм байрагы» исемендәге гәҗит чыга.
1991 елдан русча «Сельская новь» / татарча «Авыл тормышы» исемен ала.
2007 елдан «Авыл тормышы» / «Сельские нивы» исемендә нәшер ителә.
2001 елның 1 гыйнварыннан баш мөхәррир - БР атказанган укытучысы В.Л. Шульга.
Район гәҗите эшчәнлеген үзенең уставына нигезләп алып бара. Шәһәр һәм районның оешмаларының, хезмәт коллективларының эшчәнлеген күрсәтә, күренекле шәхесләрнең тормышын яктырта, иҗтимагый һәм икътисадый тормышта барлыкка килгән һәр яңалыкны вакытында җиткереп бара, районның тарихын яза.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.