Сомалида ислам
Сомалида дәүләт дине / From Wikipedia, the free encyclopedia
Сомалида ислам (гарәп. الإسلام في الصومال) ― дәүләт дине[1]. Ил халкының (15,8 млн кеше, 2020 елга) 99[2] ― 99,8 % ы[3] ― мөселманнар. Ислам дине тарафдарларының зур күпчелеге ― суфичылык, сәләфилек[4] йогынтысы булган Мәлики мәзһәбе сөнниләре[5]. Сомалида шәригать хөкем сөрә[6]. 2012 елда кабул ителгән Сомалиның Вакытлы Конституциясе, шулай ук, милли законнарның төп чыганагы буларак, шәригатьне һәм Сомали Федератив Республикасының дәүләт дине буларак, ислам динен билгели. Конституциядә шулай ук шәригатьнең төп принципларына туры килми торган законның кабул ителү мөмкинлеге каралган[7]. Шәригать бу илдә дин тоту иреген чикли[8]. Сомали дөньяда христианнар өчен иң куркыныч илләрнең берсе булып тора[9][10][11]. «Open Doors» халыкара хәйрия христиан оешмасы тикшеренүләре нәтиҗәләре буенча, Сомали христианнар хокуклары еш кысрыклана торган илләр исемлегендә 2015 елда 2нче, 2019 елда 3нче урынны били[12].