Гарәбстан ярымутравындагы иң зур дәүләт From Wikipedia, the free encyclopedia
Согуд Гарәбстаны Патшалыгы (гарәп. المملكة العربية السعودية әл-Мәмлә́кә әл-Әрәби́я әс-Сәуди́я) – Гарәбстан ярымутравындагы иң зур дәүләт. Үрдүн, Гыйрак, Катар, Күвәйт, БГӘ, Оман һәм Йәмән белән чиктәш.
Байрак
| |
Шигарь | There is no god but God; Muhammad is the messenger of God |
---|---|
Башкала | Әр-Рияд |
Халык саны | 33 000 000 (2018) |
Нигезләнгән | 1727 |
Сәгать кушагы | UTC+03:00 |
Рәсми тел | гарәп теле |
География | |
Мәйдан | 2,250,000 км² |
Координатлар | 23.71667°N 44.11667°E |
Сәясәт | |
Башкарма орган | Согуд Гарәбстаны министрлар шурасы |
Канун чыгару органы | Согуд Гарәбстаны премьер-министры |
Дәүләт башлыгы исеме | Согуд Гарәбстаны патшасы |
Дәүләт башлыгы | Салман ибн Габдел-Газиз әс-Согуд |
Башлык исеме | Согуд Гарәбстаны премьер-министры |
Хөкүмәт башлыгы | Салман ибн Габдел-Газиз әс-Согуд |
Диннәр | Ваһһабичылык |
Икътисад | |
ТЭП | 868 586 миллион US$ (2021), 1 108 149 миллион US$ (2022) |
Акча берәмлеге | Согуд риялы |
Эшсезлек дәрәҗәсе | 11% (2014)[1] |
Туу күрсәткече | 2.765 (2014)[2] |
КПҮИ | 0.875 (2021)[3] |
Яшәү озынлыгы | 74.561 ел (2016)[4] |
Пенсия яше | 60 яшь |
Башка мәгълүмат | |
Ярдәм телефоннары | |
Автомобил хәрәкәте ягы | уң[5] |
Челтәр көчәнеше | 220 вольт,[6] 230 вольт[6] |
Телефон коды | +966 |
ISO 3166-1 коды | SA |
ХОК коды | KSA |
Интернет домены | .sa |
Согуд Гарәбстанын кайвакыт «Ике мәчет иле» дип атыйлар, күз уңында Мәккә һәм Мәдинә, Ислам дине өчен төп ике шәһәрен күздә тотып. Гарәп телендәге илнең кыскача атамасы — әс-Саудия (араб. السعودية). Төп дини идеология — ислам (cөнничелек юнәлеше).
Согуд Гарәбстаны — дөньяда иң эре диннәрнең берсе булган Ислам диненең ватаны. Аны Мәккәдә Әл-Харам мәчете һәм Мәдинәдә Мәсҗиден-Нәбәви урнашкан булу сәбәпле «Ике изге мәчет җире» дип атыйлар[7].
Хөкүмәт, дин мәсьәләләре буенча халык санын алу уздырмаса да, ил 100 % мөселманнардан тора, дип раслый. Бәяләүләр буенча, мөселманнарның 85-90 % ы сөнниләр, 10-15 % ы шигыйлар. Башка диннәр вәкилләре — Көнчыгыш православие тарафдарлары, протестантлар, Рим католиклары, яһүдләр, һинд дине вәкилләре (0,4 %), буддачылык тарафдарлары һәм сикхлар. Мөселман булмаган кешеләргә Согуд Гарәбстаны гражданлыгы бирелми, мөселман булмаган диндәгеләргә гыйбадәтханәләр тоту рөхсәт ителми[8].
2018 елда Согуд Гарәбстанның саклану бюджеты $70 млрд тәшкил итте, дип хәбәр итә Стокһольмдагы SIPRI халыкара тикшеренү институты[9].
Бу бүлек тәмамланмаган. Бүлекне төзәтеп һәм тулыландырып, сез проектка ярдәм итә аласыз. |
“Яшәсен Мәлик!” (عاش الملك — Гаш әл-Мәлик) — 1950 елдан бирле Согуд Гарәбстаны мәмләкәтенең дәүләт гимны. Озак еллар буе ул “Мәликне сәламләү” (السلام مالكي) исеме астында сүзсез, оркестр тарафыннан гына уйнала торган нәшид буларак кулланылды. Һәм 1984 елда гарәп язучысы һәм шагыйре Ибраһим Хафаҗи (إبراهيم خفاجي, 1926-2017) аңа сүзләр дә язды.
سَارِعِي لِلْمَجْدِ وَٱلْعَلْيَاءِ
مَجِّدِي لِخَالِقِ ٱلسَّمَاءِ وَٱرْفَعِي ٱلْخَفَّاقَ أَخْضَرَ يَحْمِلُ ٱلنُّورَ ٱلْمُسَطَّرِ رَدِّدِ ٱللَّٰهُ أَكْبَرُ يَامَوطِنِي مَوطِنِي عِشْتَ فَخْرَ ٱلْمُسْلِمِينَ عِاشَ ٱلْمَلِكِ لِلْعَلَمِ وِٱلْوَطَنِ |
Табигың юнәлт бөек Күккә,
Мәдхия кылгыл Әл-Мәҗидкә. Яшел байрак җилфердәсен, Шәһадәткә юл әйләсен. “Аллаһы әкбәр! — дип кабатла, әйа, илем! Әй, Ватан! Яшәдең мөэминне данлап. Яшә, Мәлик, — ил, байракны хаклап!” |
Tabiğıñ yünält böyek Kükkä,
Mädxiä qılğıl Äl-Mäcidkä. Yäşel bayraq cilferdäsen, Şähadätkä yul äyläsen. “Allahı äkbär!” — dip qabatla, äya, ilem! Äy, Watan! Yäşädeñ mö’minne danlap. Yäşä, Mälik, — il, bayraqnı xaqlap! |
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.