Тел – кешеләргә үзара аңлашу, фикерләү, уй-фикер казанышларын беркетү өчен хезмәт итә торган һәм, гадәттә, һәр халыкта үзгә, үзенчә була торган сүзләр һәм грамматик чаралар системасы. Кеше телләрен фәнни өйрәнү тармагы тел белеме дип атала.
Аралашу телләреннән тыш, кешеләр шулай ук эсперанто , идо, интерлингва, клингон, ложбан телләре, программалау телләре һәм төрле математик формаль телләр сыман ясалма телләрне дә кулланалар.
Шәхес
Геродо́т Галикарнаслы́ (Ἡρόδοτος Ἁλικαρνᾱσσεύς, б. э. к. 484 – б. э. к. 425) – Борынгы Греция тарихчысы, беренче тарихи "Тарих" трактаты авторы. Геродотның китаплары антик мәдәниятны өйрәнүдә зур әһәмияткә ия. Цицерон аны «тарих атасы» дип атаган. Бөек Скифия тарихы буенча эше бик мөһим булып санала.
Төркемнәр
Татар дөньясы
Казан шәһәрендәге Кол Гали һәйкәле
Кол Гали́ (Qol Ğəli, якынча 1183 ел – 1236 һәм 1240 еллар арасында) – күренекле мөселман татар шагыйре, урта гасырлар татар әдәбиятына нигез салучы. Аның иң мәшһүр әсәре – «Кыйссаи Йосыф» поэмасы.
Шәп мәкалә
Татар теле — татарларның милли теле, Татарстанның дәүләт теле, Русиядә таралу буенча икенче тел. Төрки телләрнең кыпчак төркеменә керә. ЮНЕСКО игълан иткән 14 тел исемлегенә керә.
Лексик ягыннан татар теленә иң якын тел — башкорт теле, аннары ногай, каракалпак, казак, балкар, үзбәк һәм комык телләре бара.
Шәп рәсем
"Телләр " порталына рәхим итегез! язуы
Беләсезме…
Мин булыша алганым