Татар Википедиясе
Википедиянең татар телендәге бүлеге / From Wikipedia, the free encyclopedia
Татар Википедиясе (лат. тат. Tatar Wikipediäse) — Википедиянең татар телендәге бүлеге. Төрки телләрдәге Википедияләр арасында мәкаләләр саны буенча, төрекчә Википедиядән генә калышып икенче урында бара. 2003 елның 15 сентябрендә ачыла, һәм баштан фәкать латин әлифбасы белән эшли. Бүгенге көндә исә Татар Википедиясендә латин һәм кирилл әлифбалары тигез хокукларда кулланыла.[1] Татар телендәге бүлекнең күпчелек тарафыннан кабул ителгән исеме — «татар Википедиясе» — башка телләрдәге бүлекләре кебек үк мәкаләләр язылу телен генә белдерә, берәр этнос яки дәүләткә караганын түгел.
Кыска фактлар Татар ВикипедиясеTatar Wikipediӓse, URL ...
Татар Википедиясе Tatar Wikipediӓse | |
---|---|
URL | tt.wikipedia.org |
Табышлы | Хәйрия |
Төр | Челтәрле энциклопедия |
Теркәлү | Мәҗбүри түгел |
Телләр | татар теле |
Эшли башлау вакыты | 2003 елның 15 сентябре |
Хуҗасы | Викимедиа фонды |
Мәкаләләр саны | 501 548 |
Битләр саны | 788 047 |
Үзгәртүләр саны | 4 156 966 |
Теркәлгән кулланучылар | 51 832 |
Актив кулланучылар | 74 |
Идарәчеләр | 6 |
Тирәнлек | 1.7 |
Ябу
Википедиянең
татар (кириллица) телендә бүлеге бар!
tt:Баш бит
Википедиянең
татар (латиница) телендә бүлеге бар!
tt:Baş bit