From Wikipedia, the free encyclopedia
Карина Абдуллина (Карина Заур кызы Абдуллина) – Россия һәм Казакъстанның эстрада җырчысы. «Мюзикола» дуэтында җырлый. Ришат Абдуллинның оныгы. Казакъстан Республикасының атказанган эшлеклесе (2013).
Карина Абдуллина | |
---|---|
Туган телдә исем | Карина Заур кызы Абдуллина |
Туган | 13 гыйнвар 1976 (48 яшь) Казакъстан, Алматы |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ→ Казакъстан |
Әлма-матер | Казакъ милли консерваториясе[d] |
Һөнәре | җырчы |
Ата-ана |
|
Бүләк һәм премияләре | Казакъстанның I президенты фонды премиясе (2009) |
1976 елның 13 гыйнваренда Алматыда атаклы һөнәри музыкантлар гаиләсендә туган. Әтисе Заур Ришат улы – опера җырчысы, әнисе Ольга Львова – опера театрында концертмейстер. Бабасы – Ришат Абдуллин (1916-1988), баритон, ССРБ халык артисты. Бабасының игезәге – Мөслим Абдуллин (1916-1996), тенор, Казакъстан ССР халык артисты. Икетуган абыйсы — Алибәк Днишев, ССРБ халык артисты. Икетуган апасы – Зөһрә Абдуллина, опера театрында концертмейстер. 6 яшендә Куляш Байсәетова исемендәге республика махсус музыка мәктәбенә укырга керә, шунда 11 ел фортепьяно сыйныфында (В. Тебенихин, М. Сарсенбаева сыйныфы) белем ала. Курмангазы исемендәге Алматы консерваториясен фортепьяно (Н. Измайлов сыйныфы) буенча тәмамлый (1998).
Беренче никахы 2004 елның 5 мартында һава судносы капитаны белән була. 2007 елның 29 августында Карина Абдуллина икенче тапкыр Казакъстанның «Меломан» компаниясенең милли проектлар департаменты башлыгы Низами Мамедовка кияүгә чыга. 2012 елда аерылыша.
2015 елның 12 маенда Абдуллинаның улы Альберт туа. Җырчы Private Clinic Almaty бала тудыру йортында таба.
Хәзерге вакытта Карина Абдуллина законлы никахта. Аның ире һөнәре буенча табиб.
1992 елдан «Мюзикола» дуэтында җырлый. Дуэт өчен җырларның күпчелеген (70 тән артык) Карина үзе яза. Елена Дединская, Нәҗип Вилданов, Карен Кавалерян, Шомишбай Сариев һәм Еркеш Шакеев белән язган җырлары бар. Гитарачы Булат Сыздыков белән Нью-Йоркта узган халыкара «Big Apple music 96» конкурсында I урын ала. Дуэт 8 альбом чыгарган.[1]
2008 — «Мостафа Шокай» (реж. Сатыбалды Нарымбетов) – баш рольдә
2009 – Хыял-кыз (Девушка-мечта) китабы – «Казакъстанның I президенты фонды» премиясе
2011 елда министрлык заказы буенча Россия МЧС гимны сүзләрен һәм көен яза.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.