Ришат Абдуллин

җырчы (баритон), ССРБ халык артисты (1967). Казакъстанда опера сәнгатен барлыкка китерүчеләрнең берсе From Wikipedia, the free encyclopedia

Ришат Абдуллин

Ришат Абдуллин (Ришат Мокыйм улы Абдуллин) – җырчы (баритон), ССРБ халык артисты (1967). Казакъстанда опера сәнгатен барлыкка китерүчеләрнең берсе. Мөслим Абдуллиннның игезәк туганы, Карина Абдуллинаның бабасы, Алибәк Днишевның абыйсы (Алибәк — сеңлесе Камиләнең улы).

Кыска фактлар Ришат Абдуллин, Туган телдә исем ...
Ришат Абдуллин
Thumb
Туган телдә исем Ришат Мокыйм улы Абдуллин
Туган 14 март 1916(1916-03-14)
Казакъстан, Үскәмән шәһәре
Үлгән 12 ноябрь 1988(1988-11-12) (72 яшь)
Алматы
Күмү урыны Киңсай зираты[d]
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Әлма-матер Алматинский музыкальный колледж имени П. И. Чайковского[d] һәм Мәскәү дәүләт консерваториясе
Һөнәре җырчы (баритон)
Эш бирүче Казахский государственный академический театр оперы и балета имени Абая[d]
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Җефет Ләмига
Балалар уллары Заур, ?, кызлары Галия,?, оныгы Карина Абдуллина
Кардәшләр Мөслим Абдуллин
Бүләк һәм премияләре ССРБ халык артисты — 1967 Хезмәт Кызыл Байрагы орденыОктябрь Инкыйлабы ордены
Ябу

Тәрҗемәи хәле

Thumb
Ришат (у), Мөслим (с) Абдуллиннар

1916 елның 14 мартында Симәй өлкәсе Үскәмән шәһәрендә татар гаиләсендә туган. Алматы музыка һәм драма техникумында укый башлый (1933),[1] алдынгы укучылар исемлегендә Мәскәү консерваториясенә җибәрелә һәм шунда милли бүлеген (А.И. Вишневский сыйныфы) тәмамлый (1938). 1939-1985 елларда Абай исемендәге Казакъ опера һәм балет театрында эшли.[2]

Иҗаты

1940 елларда Европа төрендәге һөнәри казакъ операсы барлыкка килгән чорда иҗат итә. Мәскәүдә казакъ әдәбияты һәм сәнгате көннәрендә (1936, 1958) катнаша. Чит ил, рус, совет композиторларының операларында баритон партияләрен (игезәк туганы Мөслим Абдуллин тенор партияләрен) башкара. Концертларда рус, казакъ композиторлары әсәрләрен, казакъ, татар, рус халык җырларын, композитор Рөстәм Яхин романсларын башкара.[3]

Башкарган партияләре

  • 1940 — «Алтын бөртек» (Золотое зерно), Е. Брусиловский — Сугур
  • 1940 — «Бекет», А. Зильбер — Олжай
  • 1942 — «Гвардия, алга» (Гвардия, вперед!) Е. Брусиловский — Тастан
  • 1944 — «Абай», А. Жубанов һәм Латыйф Хәмиди — Абай (беренче башкаручы)
  • 1953 — «Дударай», Е. Брусиловский — Артём, Думан
  • 1959 — «Назугум», К. Кужамьяров — Гульмат
  • «Жалбыр», Брусиловский — Сугур
  • «Биржан һәм Сара», Тулебаев — Кожагул
  • «Евгений Онегин», Пётр Чайковский — Онегин
  • «Демон», Рубинштейн — Демон
  • «Кармен», Бизе — Эскамильо
  • «Травиата» — Жермон
  • «Даиси», З. Палиашвили — Киазо
  • «Ер-Таргын» — Ер-Таргын
  • «Чио-Чио-сан», Дж. Пуччини — Шарплес[4]

Фильмографиясе

  • 1957 — «Ягымлы табибыбыз» (Наш милый доктор) — җыр

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Чыганаклар

  1. «Татарский энциклопедический словарь». Казан, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999(рус.)
  2. «Татарская энциклопедия». Казан, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002-14‏‎(рус.)
  3. Қазақ энциклопедиясы. Т. I. Алматы 2004. ISBN 9965-9389-9-7(казакъча)

Сылтамалар

Моны да карагыз

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.