Идел-Урал (гәҗит, Берлин)
Берлинда Икенче бөтендөнья сугышы вакытында латин шрифтында татар телендә чыккан газета / From Wikipedia, the free encyclopedia
Истанбулда чыккан «Идел-Урал» журналы белән бутамагыз
Бу терминның башка аңлатмалары да бар, аларны карау өчен Идел-Урал (мәгънәләр) битенә күчегез.
Кыска фактлар Гамәлгә куючы, Нигезләнгән ...
«Idel-Ural» | |
Идел-Урал | |
| |
Гамәлгә куючы |
«Татар арадашлыгы» (алман. Tatarische Mittelstelle) үзәге |
---|---|
Нигезләнгән |
1942 |
Тел | |
Публикацияләр туктату |
1945 |
Төп офис |
Ябу
«Идел-Урал» («Idel-Ural») — Икенче бөтендөнья сугышы елларында татар мөһаҗирләр даирәсе латин шрифтында татарча чыгарган атналык газета. 1942 елның 14 ноябрендә беренче саны дөнья күрә. 1945 елның апрель урталарында редакция, эвакуациягә китү сәбәпле, эшен туктата. 1944 елның 5 мартыннан латин шрифтында чуашча «Атал-Урал» кушымтасы (мөхәррире Анатолий Кадеев) чыгарыла[1].
Газета кече форматта (район газеталары форматында), 6 битле, сирәк кенә 8 битле булып, кайчагында ике саны кушылып чыгарылган.