Берлин
From Wikipedia, the free encyclopedia
Берли́н (алман. Berlin) — Алманиянең башкаласы, халык саны һәм мәйданы буенча иң зур шәһәре. Лондоннан соң Берлин Европа Берлегенә кергән шәһәрләр арасында халык саны буенча икенче, ә мәйдан зурлыгы буенча бишенче урында тора.
Берлин | |
алман. Berlin | |
Байрак[d] | Илтамга[d] |
Нигезләнү датасы | 1244[1] |
---|---|
Рәсми исем | Berlin |
Кыскача исем | B[2] |
ХФӘ билгесе | bərˈlɪn һәм bɛʁ.lɛ̃ |
Позиция | 9 |
Архивлары саклана | Landesarchiv Berlin[d] |
Демоним | Berliner, Berlinerin, Berlinerinnen, Berliner, Berliners, Berlinano, berlinés, berlinesa, Berlinois[3], Berlinoise[3], ברלינאי, ברלינאית, Berlijner[4], Berlijnerin[4], berlińczyk[5], berlinianka[6], berlinez, berlineză, برليني, برلينية, berlinesi һәм berlinli |
Рәсми тел | алман теле |
Дөнья кисәге | Европа |
Дәүләт | Алмания[7][7] |
Нәрсәнең башкаласы | Алмания[8][9][10] |
Административ-территориаль берәмлек | Алмания[11] |
Сәгать поясы | Европа/Берлин[d] |
Диңгез, күл яки елга эчендә яки янында урнашуы | Шпре[d], Большое Ванзее[d], Тегельское озеро[d], Хафель[d], Даме[d], Мюггельзе[d], Aalemannkanal[d], Neukölln Ship Canal[d], Луизенштадтский канал[d], Тельтов[d], Ландвер-канал[d], Westhafen Canal[d], Gosen Canal[d], Tegeler Fließ[d] һәм Берлинско-Шпандауский судоходный канал[d] |
Анклав буларак әлеге территориягә керә | Бранденбург |
Иң көнчыгыш ноктасы | 52°26′16″ т. к. 13°45′40″ кч. о. |
Иң төньяк ноктасы | 52°40′31″ т. к. 13°28′46″ кч. о. |
Иң көньяк ноктасы | 52°20′19″ т. к. 13°38′53″ кч. о. |
Иң көнбатыш ноктасы | 52°25′11″ т. к. 13°05′18″ кч. о. |
Геомәгълүматлар | Data:Berlin.map |
Иң югары ноктасы | Аркенберге[d][12] |
Хөкүмәт башлыгы вазыйфасы | правящий бургомистр Берлина[d][13] |
Хөкүмәт башлыгы | Кай Вегнер[d] |
Канунбирү органы | земельный парламент Берлина[d][14] |
Югары мәхкәмә органы | Конституционный суд земли Берлин[d][15] |
Әгъзалык | Climate Alliance[d][16], Мэрлар тынычлык өчен[d][17], IT Planning Council[d], Креатив шәһәрләр челтәре[d], Климат үзгәрешләре буенча 40 эре шәһәр группасы[d][18], Бөтендөнья туристик шәһәрләр федерациясе[d][19] һәм Organization of World Heritage Cities[d][20] |
Рәсми бәйрәм | Халыкара хатын-кызлар көне |
Халык саны | 3 755 251 (31 декабрь 2022)[21] |
Ир-ат халкы | 1 792 801[22] |
Хатын-кыз халкы | 1 852 025 |
Административ бүленеше | Митте[d][23], Фридрихсхайн-Кройцберг[d][23], Панков[d][23], Шарлоттенбург-Вилмерсдорф[d][23], Шпандау[d][23], Штеглиц-Целендорф[d][23], Темпелһоф-Шөнеберг[d][23], Нойкёльн[d][23], Трептов-Көпеник[d][23], Марцан-Хеллерсдорф[d][23], Лихтенберг[d][23] һәм Райниккендорф[d][23] |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 34 ± 1 метр |
Кардәш шәһәр | Киев[24][25][26][…] |
Моның хуҗасы | Altes Stadthaus, Berlin[d], Шарите[d], Постштадион[d], Verkehrsverbund Berlin-Brandenburg[d], Музей Брёхана[d], Фридрих-Людвиг-Ян-Шпортпарк[d], Дойчланд-халле[d], Берлинская радиобашня[d], Стадион Ан дер Альтен Фёрстерай[d], ResearchGate[d], BEHALA[d], Стадион Моммзена[d], Flughafen Berlin Brandenburg GmbH[d], Olympiapark-Amateurstadion[d], Joachimstraße 6/8[d], Hans-Zoschke-Stadion[d], Stadium Buschallee[d], Wohnungsbaugesellschaft Berlin-Mitte[d] һәм Berliner Stadtwerke[d] |
Нәрсә белән чиктәш | Бранденбург |
Алыштырган | Старый Берлин[d], Көнчыгыш Берлин[d] һәм Көнбатыш Берлин[d] |
Кулланылган тел | алман теле һәм Берлинский диалект[d] |
Бүләкләр | |
Бюджет | 28 000 000 000 € |
Нәрсәгә тоташа | Европейский маршрут E55[d] |
Мәйдан | 891,12 км² (2016)[28][29] |
Почта индексы | 10115–14199 |
Рәсми кушымта | Berlin.de Service-App[d] |
Рәсми веб-сайт | berlin.de/politik-verwaltung-buerger/(алм.) |
Һәштәге | Berlin |
Тема җәгърафиясе | география Берлина[d] |
Нинди вики-проектка керә | Wikipedia:WikiProject Berlin[d] |
Ачык мәгълүматлар порталы | Berlin Open Data[d] |
Феноменның икътисады | экономика Берлина[d] |
Феноменның демографиясе | demographics of Berlin[d] |
District heating grid | Berliner Fernwärmenetz[d] |
Беренче язма телгә алу | 1237 һәм 1244 |
Бер мең кешегә туры килгән машина саны | 344[30] |
Социаль медиаларда күзәтүчеләре | 122 802 |
Рәсми карта URL-адресы | berlin.de/stadtplan/(алм.)[31] |
URL сервера Мастодона | berlin.social һәм mastodon.berlin[32] |
Җирле телефон коды | 030 |
Номер тамгасы коды | B[33] |
Шәрәфле ватандашлар төркеме | [d] |
Монда җирләнгәннәр төркеме | [d] |
Бу якта төшерелгән фильмнар төркеме | [d] |
Объектның күренешләре өчен төркем | [d] |
Берлин Викиҗыентыкта |
Берлинның халыкка хезмәт күрсәтүче ике төп аэропорты бар: Шёнефельд һәм Тегель.
Берлин Алмания Федератив Республикасының составына кергән 16 җирнең берсе. Шәһәр Шпрее елгасы (моның белән Берлинның «Spree-Athen» ягъни «Шпрее Афинары» кушаматы бәйле) һәм Хафель елгасы ярларында урнашкан.
1200 елга кадәр хәзерге заман Берлин шәһәре урынында Кёльн һәм Берлин исемле ике сәүдә итү торак урыны булган. Аларның шәһәр исеме алу датасы төгәл билгеле түгел. Кёльнның беренче тапкыр шәһәр буларак искә алынуы 1237 елда, ә Берлинның 1244 елда теркәлгән. 1307 елда ике шәһәр берләшә һәм гомуми шәһәр идарәсе оештырыла. 1400 елда Берлинның халык саны 8 000 кеше тәшкил итә. Тарихи «Кёльн» исеме хәзерге заманда Берлинның «Нойкёльн» районында чагылыш таба.
Берлин 1417 елдан Бранденбург маркграфлыгының/курфюрлыгының башкаласы һәм Бранденбург белән Пруссия герцоглыгы кушылгач Пруссия башкаласы була. Соңрак Германия империясе оешкач аның башкаласы була.
Икенче бөтендөнья сугышы тәмамланганнан соң, Берлин Алманиянең совет оккупациясе зонасында урнашуына карамастан, Ялта конференциясе нәтиҗәсендә сугышта җиңүче 4 ил арасында оккупация секторларына бүленә. Соңрак 3 оккупация секторлары Көнбатыш Берлинга берләшә. Көнбатыш Берлин аерым дәүләт оешмасы статусын алса да, АФР белән тыгыз элемтәдә тора. Берлин секторлары арасында күчеп йөрү озак вакыт ирекле була, әмма Алмания Демократик Республикасы хөкүмәте халык санын киметмәү максаты белән Берлин диварын төзергз карар кыла. Бу дивар 1961 елның 13 августыннан Көнбатыш Берлинны урап ала. Салкын сугышның символларының берсе булган Берлин дивары 1989 елга хәтле тора. 1990 елда Алмания кушылгач аның башкаласы булып Берлин шәһәре була. 1994 ел ахырына кадәр Боннан Берлинга бундестаг, президент һәм федераль канцлер администрацияләре күчерелә.
Бүгенге көндә Берлин сәнәгый, фәнни һәм мәдәни үзәкләрнең берсе булып тора. Берлинда велосипедта йөрү киң таралган. Күп кенә юлларда велосипедчылар өчен махсус өлешләр калдырылган, аларда йөрүләрне аерым светофор секцияләре тәртипли.