From Wikipedia, the free encyclopedia
Чуа́ш теле́ (чуаш. чӑваш чӗлхи, Çovaş Çölhi, چأۋاش چۀلخې) – чуаш халкының милли теле, Чуашстан дәүләт теле. Телләр классификациясендә төрки телләрнең огур төркеменә керә.
Чуаш теле | |
Үзисем: |
Чӑваш чӗлхи |
---|---|
Илләр: |
Чуашстан, Татарстан, Башкортстан, Самар өлкәсе, Сембер өлкәсе, Сарытау өлкәсе |
Рәсми халәт: | |
Күзәтүдә тора: |
Чуаш дәүләт һуманитар фәннәр институты[d] |
Сөйләшүчеләр саны: |
~1,3 млн |
Халәт: | |
Классификация | |
Төркем: |
Урал-Алтай телләре |
Язу: | |
Тел кодлары | |
ГОСТ 7.75–97: |
чув 795 |
ISO 639-1: | |
ISO 639-2: | |
ISO 639-3: |
Чуашстаннан башка чуаш теле Татарстан, Башкортстан, Самар өлкәсе, Сембер өлкәсе, Сарытау өлкәсе кебек регионнарда кулланыла.
Сөйләшүчеләр саны – якынча 1,3 млн кеше (2002 ел җанисәбе).
Күтәрелеш | Рәт | ||||
---|---|---|---|---|---|
алгы | арткы | ||||
иренләшмәгән | иренләшкән | иренләшмәгән | иренләшкән | ||
югары | и | ӳ | ы | у | |
урта | ӗ, e | ӑ | |||
түбән | а |
а, ӑ, у, е, ӗ, ӳ, и фонемалары сүзнең барлык позицияләрдә очрашалар; ы фонемасы сүзнең беренче иҗегендә генә мөмкин: ырат- "авырырга", тымар "тамыр". Рус алынмаларда о фонеманы да очрашып була: кино, пальто.
иренләшкән | тел алды | тел уртасы | тел арты | |
---|---|---|---|---|
шартлаулы | п | т, т' | к | |
фрикатив | с, ш, ҫ | х | ||
аффрикаталар | ч | |||
борын | м | н, н' | ||
латераль | в | л, л' | й | |
калтыраулы | р |
в, й, л, м, н, р фонемалары сүзнең барлык позицияләрдә очрашалар; рус алынмаларда б, г, д, ж, з, ф, ц татрыкларны да очрашып була.
Фонетик үзенчәлекләр: төрки з тартыгы р-га әверелә (ротацизм): тӑххӑр "тугыз"; төрки ш тартыгы л-га әверелә (ламбдаизм): кӗмӗл "көмеш";
Рус алынмалар төп формада чыганак телнең басымын саклыйлар; башка очракларда алар чуаш теленең кагыйдәләренә буйсыналар (бригадира́ "бригадирга", тетарта́ "театрда") яки буйсынмыйлар (тра́кторӑн "трактор янында", комсомо́лецӑн "комсомолчыда").
Хәзерге чуаш әлифбасы XIX гасырның 70-елларда Иван Яковлев тарафыннан төзелә. Яковлев әлифбасында 25 хәреф булган (17 рус кириллицасы хәрефе һәм 8 өстәмә хәреф):
1926 елда Ꚋ хәрефе Ч хәрефе белән алыштырыла; 1933 елда әлифбасына рус алынмаларда гына булган Б, Г, Д, Ж, З, Ц хәрефләре өстәлә; 1938 елда тагын алты хәреф ( Щ, Ъ, Ь, Э, Ю, Я) өстәлә, ә Ԡ, Ԣ, Ť хәрефләре Ль, Нь, Ть хәреф тезмәләре белән алыштырыла.
1947 елда алфавитка Ё хәрефе өстәлә һәм нәкъ шундый вариант әлеге вакытта кулланыла:
А а | Ӑ ӑ | Б б | В в | Г г | Д д | Е е | Ё ё |
Ӗ ӗ | Ж ж | З з | И и | Й й | К к | Л л | М м |
Н н | О о | П п | Р р | С с | Ҫ ҫ | Т т | У у |
Ӳ ӳ | Ф ф | Х х | Ц ц | Ч ч | Ш ш | Щ щ | Ъ ъ |
Ы ы | Ь ь | Э э | Ю ю | Я я |
Чуаш теле морфологик төзелеше буенча агглютинатив телләр рәтендә тора.
Чуваш теленең ике диалекты бар:
Әдәби тел түбән диалектта да, югары диалектта да нигезләнгән. Татар теле дә күрше Урал гаиләсе телләре дә, мәсәлән чирмеш теле чуваш теленә йогынты ясаган, һәм шулай ук рус теле, монгол теле, гарәп теле һәм фарсы теле, алар чуваш сүзлек составында күп сүзләр өстәгән.
Чуаш телле газеталар, Чуашстаннан башка, Татарстанда, Башкортстанда, Сембер, Самар, Төмән өлкәләрендә һәм Санкт-Петербургда бастырып чыгарыла.[3]
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.