From Wikipedia, the free encyclopedia
Дүртөйле районы (рус. Дюртюлинский район) — Башкортстанга керүче муниципаль район. Административ үзәге — Дүртөйле каласы.
1930 елның 20 августында Үзәк башкарма комитетының карары белән барлыкка килгән.
Дүртөйле районына элекке Ялдәк, Исмаел, Әсән, Мәскәү, Анастасьино волостьлары кергән. Аның биләмәсенә 208 авыл кергән. 1935 елда вакландырылган һәм Илеш районы бүлеп чыгарылган.
Район өчен гаят зур йогынты нефть ятмаларының табылуы һәм үзләштерелүе ясаган.
Дүртөйле районы | |
баш. Дүртөйлө районы | |
Байрак[d] | |
Нигезләнү датасы | 20 август 1930 |
---|---|
Дәүләт | Россия |
Башкала | Дүртөйле |
Административ-территориаль берәмлек | Башкортстан |
Сәгать поясы | YEKT[d] һәм UTC+05:00 |
Халык саны |
32 988 (2002)[1], 65 042 (2008)[2], 65 146 (2009)[3], 64 426 (2010)[4], 63 934 (2012)[5], 63 654 (2013)[6], 63 253 (2014)[7], 62 533 (2015)[8], 61 956 (2016)[9], 61 051 (2017)[10], 60 256 (2021)[11] |
Нәрсә белән чиктәш | Кызыл Кама районы, Калтасы районы, Борай районы, Бөре районы, Кушнарин районы, Чакмагыш районы һәм Бакалы районы |
Мәйдан | 1670 км² |
Почта индексы | 4523ХХ |
Рәсми веб-сайт | admdurtuli.ru |
Җирле телефон коды | 34787 |
Дүртөйле районы Викиҗыентыкта |
һәм
Дүртөйле муниципаль районы республиканың төньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан. Мәйданы 1678 км² тәшкил итә. Шуларның 71% — авыл хуҗалыгында файдалана, урманнар 29668 га тәшкил итә (17,8%), сулыклар – 3989 га (2,4%).
Иң эре торак урыннары: Дүртөйле каласы (2009 елда 31,4 мең кеше яши), Семилетка поселогы (4,5 мең), Исмаил (2,2 мең), Ангасяк (1,9 мең), Мәскәү (1,9 мең), Әсән (1,66 мең), Иванай (1,63 мең) авыллары.
2002[1] | 2008[2] | 2009[3] | 2010[4] | 2012[5] | 2013[6] | 2014[7] | 2015[8] | 2016[9] | 2017[10] |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
32 988 | ↗65 042 | ↗65 146 | ↘64 426 | ↘63 934 | ↘63 654 | ↘63 253 | ↘62 533 | ↘61 956 | ↘61 051 |
2021[11] | |||||||||
↘60 256 |
Дүртөйле районы республика буенча үз-үзен тәэмин итә торган санала. 2009 елда республика бюджетыннан килә торган субсидияләр район бюджетында 13 % тәшкил итә.
Җирле сәнәгать авыл хуҗалыгы чималын эшкәртүгә, нефть чыгаруга, төзелеш материалларын җитештерүгә һәм табигый газ кууга корылган.
Төп сәнәгать предприятиеләре Дүртөйледә, Семилетка поселогында, Исмаил авылында урнашканнар.
ЯАҖ “Дүртөйле сөт продуктлары комбинаты”, ААҖ “Дүртөйле ит комбинаты” (Иванай, хәләр продуктлар җитештерүе белән билгеле), МУП “Дүртөйле икмәк заводы”, Башремстройсервис ҖЧҖнең Балтач бүлекчәсе, Газпром газүткәргеченең җитештерү идарәсе. Әсән кошчылык фабрикасы һәм кирпеч заводы. Дүртөйледә Башнефтьның Чакмагыш НГДУсы урнашкан, ул дүртөйле, Илеш, Чакмагыш районнарындагы нефть ятмаларын хезмәтләндерә.
Районда 250 кече эшмәкәр теркәлгән, тагын 1415е – юридик зат теркәмичә эшли.
Дүртөйле районы бөртеклеләрне һәм терлекчелек продукциясен иң эре җитештерүче. Район җиренең 70 мең гектар җир эшкәртелә. Авыл хуҗалыгы биләмәләренең 1% алып торуга карамастан, район 3% ашлыкны һәм 4% сөтне җитештерә. Тулаем продукт күләмендә зур өлеш терлекчелеккә туры килә (66%).
Райондагы 22 авыл хуҗалыгы предприятиесенең 16сы – нәсел заводлары булып тора. Аларда 80% баш терлек асрала.
Игенчелеккә 34% туры килә. 2009 елда районда 84 мең тонна ашлык җитештерелгән. Иң эре җитештерүчеләр — «Вәлиев», «Ленин», Киров исемендәге, «Нива», «Дүртөйле» МТС.
Районда шәхси инициатива якты чырай белән каршы алына бип әйтеп булмый. 24 авыл хуҗалыгы предприятиесенә 17 шәхси фермер хуҗалыгы туры килә.
Авыл хуҗалыгы техникасы фонды 55%ка таушалган. Күпчелек хуҗалыклар техника белән начар тәэмин ителгән.
Дүртөйле районын М7 «Идел» (Мәскәү-Уфа) автомагистрале кисеп чыга. Район территориясендә җирле юллар челтәре яхшы үскән. Дүртөйледән асфальт юл белән Борайга, Бүздәккә, Чакмагышка, Нефтекамага, Бөрегә туры чыгып була. Юлларның тулаем озынлыгы – 449 км, шул исәптән яхшыртылган өслеклеләр – 364 км.
Иң якын тимер юл станцияләре – Бүздәк (116 км), Яңавыл (145 км), Уфа (130 км).
Хәзерге вакытта район мәгариф системасына 28 мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен учреждение, 3 гимназия, 21 урта, 6 төп, 10 филиал (башлангыч) мәктәп, 1 балалар йорты, мәктәпара уку комбинаты, балаларны өстәмә укытат торган 3 оешма керәләр. Кыскарту («оптимизация») планына күрә 2010/11 уку елында Аргыш белән Түрбиек филиаллары ябылды. 2009 елда укучылар саны – 7614 булган. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар саны – 4610. Укытучылар саны – 838.
1931 елдан бирле «Юлдаш» газетасы чыга. 2010 елда — 11300 данә белән.[12]
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.