Remove ads
From Wikipedia, the free encyclopedia
«Башнефть» ААҖ — Башкортстан һәм Россиянең нефть ширкәте. Башкортстандагы нефть ятмалары өстендәге идарә компаниясе буларак 1946 елда оештырыла. Төп офисы Уфада урнашкан. Кереме буенча Башкортстанда 1-че урында тора[2].
Төр |
ачык акционер җәмгыяте |
---|---|
Сәнәгать тармагы | Нефть чыгару, эшкәртү, нефтехимия |
Нигезләнгән | 1946 ел |
Штаб-фатир | Уфа, Башкортстан |
Төп затлар |
Александр Гончарук, Александр Корсик |
Продукциясе |
Нефтепродуктлар, нефтехимия продуктлары |
Керем | 851 664 000 000 ₽[1] |
Операцион керем |
114 242 000 000 ₽[1] |
Чиста керем |
$1,4 млрд (2010) |
Хезмәткәрләр саны |
25 000 |
Сайт | www.bashneft.ru |
Компаниягә түбәндәге җитештерү оешмалары керә:
2009 елда “кыз компаниясе” буларак ҖЧҖ «Башнефть-Добыча» оештырыла. Аның кул астына НГДУ «Ишембайнефть», НГДУ «Әрләннефть», НГДУ «Краснохолмскнефть», НГДУ «Туймазынефть», НГДУ «Уфанефть» һәм НГДУ «Чакмагышефть» кергәннәр.[7]
Предприятие «Башнефть»ның Башкортстандагы, Ханты-Манси автоном округы, Ырынбур өлкәсе, Татарстандагы 166 чыганагын хезмәтләндерә. Иң зур чыганаклар: Әрлән, Туймазы, Югәмеш, Чытырман, Манчар, Знаменское, Илеш, Тәтешле ятмалары.
1992 елда төзелгән ҖЧҖ «Җиргән» - Мәләвез районындагы Терекле ятмасын үзләштерү белән мәшгуль. Башнефть 2004 елда 50% акцияләрен үзләштерә, 2008 елдан - аның тулы карамагында.
ҖЧҖ «Геонефть» - Ырынбур өлкәсендәге ятмаларны хезмәтләндерә. 2008 елдан 100% акцияләрен Башнефть сатып алган.
ҖЧҖ «Башминерал»
«БашНИПИнефть»
2011 елда Башнефть файдасына «Ырынбурнефтепродукт»ның 94 % акциясе сатып алынган.
Башнефть системасына тулаем куәте елга 24 млн тонна өч нефть эшкәртү заводы керә («Уфанефтехим», Уфа нефть эшкәртү заводы» һәм «Новойл»). Продукцияне сату өчен компаниянең Башкортстан, Удмуртиядә һәм Ырынбур өлкәсендә урнашкан нефтебазалары, үзенеке 460 автоягулык салу станциясе (АЗС) һәм 160 чит АЗС җаваплы.
2009 елның апреленә кадәр компания төрле фиктив ия-арадашчылар аша Башкортстан президенты Мортаза Рәхимовның малае Урал кулында булган дип саналган.
2009 елда Башкортстанның ягулык тармагы, атап әйткәндә “Башнефть”, “Уфанефтехим”, “Уфа нефть эшкәртү заводы”, “Новоил”, “Башкирэнерго” һәм “Башкирнефтепродукт” заводларын “Система” корпорациясе сатып алган. “Система” болар өчен барлыгы 66,76 миллиард сум акча түләгән. Ул акчалар бүген 63 миллиардка калган. Аның кай тарафка югалуы әлегә ачыкланмаган.
Ул акчалар башта дүрт: “Инзәр”, “Урал”, “Юрүзән” һәм “Агыйдел” хәйрия фондларына салынган иде. Хәзер ул фондлар берләштерелеп “Урал” фонды карамагына күчерелгән. Әлеге фондның рәисе - Башкортстанның элекке президенты Мортаза Рәхимов.[8]
2011 елның февралендә акцияләрнең контроль пакетын АФК “Система” тоткан, тагын 25% - аның иярчене “Система-инвест” кулында.
Компания хуҗалары 2010 елда $1,4 млрд чиста табыш алганнар.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.