From Wikipedia, the free encyclopedia
Дуван районы (рус. Дуванский район) — Башкортстанга керүче муниципаль район. Административ үзәге Мәсәгуть авылы булып тора.
Дуван районы | |
баш. Дыуан районы | |
Байрак[d] | |
Нигезләнү датасы | 20 август 1930 |
---|---|
Дәүләт | Россия |
Башкала | Мәсәгут |
Административ-территориаль берәмлек | Башкортстан |
Сәгать поясы | YEKT[d] һәм UTC+05:00 |
Халык саны |
32 016 (2002)[1], 31 566 (2008)[2], 31 501 (2009)[3], 31 068 (2010)[4], 30 959 (2012)[5], 30 974 (2013)[6], 30 900 (2014)[7], 30 813 (2015)[8], 30 825 (2016)[9], 30 930 (2017)[10], 30 942 (2021)[11] |
Нәрсә белән чиктәш | Мәчетле районы, Караидел районы, Салават районы, Кыйгы районы, Нуриман районы һәм Аскын районы |
Мәйдан | 3243 км² |
Рәсми веб-сайт | duvanrb.ru |
Дуван районы Викиҗыентыкта |
һәм
Дуван районы Башкортстанның төньяк-көнчыгыш почмагында урнашкан. Районның гомуми мәйданы 3 246 км² тәшкил итә. Дуван районы 1930 елның 20 авгусында барлыкка килә. Район үзәге Мәсәгуть Уфа шәһәреннән 233 км еракта урынлашкан. 1995 елда халык саны – 31,1 мең кеше (1970-34,6, 1979-30,5, 1989-29,9 мең кеше). Халыкның уртача тыгызлыгы — 1 км-га 9 кеше. Дуван районы күпчелек халкы (63%) – урыслар, бер тирә башкортлар һәм татарлар яши. Арада мордвалар да бар. Районда 52 авыл бар. Шуларның иң зурлары Мәсәгуть (1989-8,3 мең кеше), Дуван (3,8мең), Ярославка (1,8мең).
Районның көнбатыш һәм үзәк өлеше биеклеге 517 метр булган чыршы һәм ак чыршы урманы белән капланган. Уфа киң яйласында урынлашкан, көнчыгыш өлеше утрау-утрау булып каен, каен-карагай урманы үскән Йөрүзән-Әй убалы тигезлегенә карый. Климаты уртача салкын. Дуван районының гомум мәйданының 30 проценты — каен урманнары.
Районда табигый газ, төзелеш өчен кирәкле чималлар табыла. Табигать ядкәрләре: Тазтүбә тавы (шыган), Сабакай тау тишеге, Арый авылы янындагы кыргый дала чиясе куаклыклары. Халык игенчелек, дуңгызчылык, мөгезле эре терлек үрчетү, бәрәңге үстерү, ит-сөт җитештерү белән шөгыльләнә. Дуван лесхозы-БР-да иң зур урман хуҗалыкларының берсе. Төп агач әзерләүче-Аскын леспромхозы.
Иске Хәлил авылы тирәсендә VIII—IX гасырга караган курганнар табылган. Шул җирдән Европадан Азияга таба сәүдә көньяктан юлы төньякка үткән. Район территориясеннән Казан ханлыгыннан Себер ханлыгына юл үткән. Бу җирләрдә татар авыллары барлыкка килгән. Өлкенде авылының тарихы да шул көннәргә барып тоташадыр. «Катерина» юлын хәзер Бөре-Златоуст тракты дип йөртәләр. Таcтүбә, Мәтәле, Дуван кебек зур авылларга урыслар килеп урнашкан, ә Кызылъяр дигән мишәрләр авылы урынын мордвалар сатып алган, бүгенге көндә ул Михайловка дип атала.[12]
Район халкының милли составы
Милләт | Җанисәп 1970 | Җанисәп 1989 | Җанисәп 2002 |
урыслар | 64,4% | 22 293 / 63,38% | |
башкортлар | 4 843 / 14.2% | 5 447 / 18.2% | 6 457 / 20,17 |
татарлар | 4 387 / 12.8% | 4 240 / 14.2% | 4 249 / 13,27% |
мордвалар | 526 |
Татар авыллары – Өлкенде, Елантуп
2002[1] | 2008[2] | 2009[3] | 2010[4] | 2012[5] | 2013[6] | 2014[7] | 2015[8] | 2016[9] | 2017[10] |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
32 016 | ↘31 566 | ↘31 501 | ↘31 068 | ↘30 959 | ↗30 974 | ↘30 900 | ↘30 813 | ↗30 825 | ↗30 930 |
2021[11] | |||||||||
↗30 942 |
Район биләмәсендә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүче 46 предприятие, шул исәптән 24 җитештерү кооперативы, 19 крестьян-фермер хуҗалыгы бар.
Районныњ мәгариф челтәрендә бүген гимназия ћәм лицей, 13 урта, 5 төп, 6 башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе, 25 мәктәпкәчә яшьтәге тәрбия учреждениесе, 4 өстәмә белем бирү учреждениесе исәпләнә.[13]
Дуван районы үзәгендә Мәсәгуть педагогия колледжы, Дуван аграр техникумы эшләп килә. Алар икесе дә республиканыњ төньяк-көнчыгыш районнары өчен махсус белемле укытучы, агроном, механик, зоотехник, ветеринар белгечләре әзерли. Республика башкорт гимназия-интернаты эшли.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.