![cover image](https://wikiwandv2-19431.kxcdn.com/_next/image?url=https://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/8/8a/Dalai_Lama_1430_Luca_Galuzzi_2007.jpg/640px-Dalai_Lama_1430_Luca_Galuzzi_2007.jpg&w=640&q=50)
Далай-лама XIV
From Wikipedia, the free encyclopedia
Далай-Лама XIV, 14нче Далай-лама, Нгагва́нг Ловза́нг Тэнцзи́н Гьямцхо́ (вариант: Данцзин Джамцо), тиб. བསྟན་འཛིན་རྒྱ་མཚོ་ (1935 елның 6 июле, Кытай Җөмһүрияте, Амдо провинциясе, Такцер авылы) — буддачылык дине югары рухание, Тибет халкының рухи җитәкчесе. Тынычлык өчен Нобель премиясе лауреаты (1989). АКШның иң югары бүләге — АКШ конгрессының Алтын медале белән бүләкләнгән (2007). Тибетның мөһаҗирлектәге хөкүмәте рәисе (1959-2011). Буддачылык фәлсәфәсе докторы (геше-лхарамб) (1959). Канаданың шәрәфле ватандашы (2006). Рум, Нью-Йорк, Сантьяго, Тарту, Нью-Джерси университетларының шәрәфле докторы.
Тибетның бәйсезлеген тыныч юл белән кире кайтару тарафдары. Карашлары, уй-фикерләре «Яңа меңьеллык өчен этика» китабында (1999) бәян ителә.
Кыска фактлар Туган, Яшәгән урын ...
Далай-лама XIV Тенцзин Гьямцхо | |
---|---|
![]() | |
Туган | 6 июль 1935(1935-07-06) (88 яшь) Тибет, Амдо провинциясе, Такцер авылы |
Яшәгән урын | Маклеод Гандж[d] Потала сарае[1] Норбулинка[d][1] |
Милләт | тибетлы |
Ватандашлыгы | Тибет[d]![]() ![]() |
Әлма-матер | Мелбурн университеты[d] һәм Британ Колумбиясе университеты[d] |
Һөнәре | буддачылык рухание, далай-лама |
Ата-ана |
|
Кардәшләр | Церинг Долма[d], Джетсун Пема[d], Gyalo Thondup[d], Tubten Jigme Norbu[d], Lobsang Samten[d] һәм Ngari Rinpoché[d] |
Бүләк һәм премияләре | ![]() |
![]() | |
Ябу