From Wikipedia, the free encyclopedia
Тибе́т теле (བོད་སྐད་, bod skad, phökä’), (Тибет-рус практик транскрипциясе. пхё-кэ) — Тибетта һәм Кытай Халык Җөмһүриятенең кайбер башка районнарында, шулай ук Һиндстанда, Непалда (Югары Мустанг), Бутанда һәм Пакистанда (балти һәм пуриг диалектлары) таралган тел. Тибет телендә сөйләшүчеләр саны якынча 6 млн кеше. Сино-тибет телләр гаиләсенең Тибет-бирма субгаиләсенә карый.
Тибет теле | |
Үзисем: |
བོད་སྐད་ [pʰøkɛʔ] |
---|---|
Илләр: | |
Төбәкләр: | |
Сөйләшүчеләр саны: |
6 150 000 кеше |
Классификация | |
Төркем: |
Сино-Тибет телләр гаиләсе
|
Язу: | |
Тел кодлары | |
ГОСТ 7.75–97: |
тиб 680 |
ISO 639-1: | |
ISO 639-2: | |
ISO 639-3: |
Әдәби Тибет теленең пәйда булуы язма килеп чыгышы (иң борынгы һәйкәл — Самьяда монастырьда язма, VII гасыр) һәм Тибетка Буддизм үтеп керүгә бәйле. Әдәби тел Санскриттан каноник әдәбиятны тәрҗемә иткәндә формалашкан (Трипитака тәрҗемәсе, VIII гасыр), соңыннан бай әдәбият та үсеш алган: тарихи (Будон Ринчендуб иншалары, XIV гасыр), дини (Цонкапа, XIV—XV гасыр), сәнгать (Миларепа шигырьләре, XI—XII гасыр, Далай-лама VI-ныкы, XVII гасыр). Хәзерге әдәби Тибет теле борынгы заманнардан традицион орфографиясен саклап калган, грамматика әз үзгәргән, инновацияләр күбесенчә лексикага карый.
Тел Тибет язмасын куллана, генетик яктан ул брахми язмасына карый (кайбер чыганаклар буенча — гупта).
Кытай теле белән аналогия буенча Тибет иҗегендә инициальләрне һәм финальләрне аерып була. Финаль, үз чиратында, централь һәм терминальгә аерыла. Инициальләрнең якынча 36 фонетик юрамасы һәм 200-дән артык график юрамасы бар. Центральләр (сузыклар) — 7-гә кадәр сузык (Парфионович 26-га кадәр аерган), язмада алар дүрт хәрәкә (диакритик тамга) («янг») ярдәмендә чагыла. Терминальләр («джеджуг» һәм «янгджуг») — 9 фонетик һәм 16 график юрама. Структур рәвештә иҗектә тамыр хәрефен («мингжи»)ны аералар, аның тирәли сәгать теле йөреше буенча «суффикслар» («джеджуг» һәм «янгджуг»), астан языла торган хәреф («таг»), «алкушымча» («нгёнджуг») һәм «өс-кушымча» («го») өстәлергә мөмкин. Тибет хәрефләренең барлык ярашу закончалыкларын исәпкә алып якынча 15 мең комбинация хасил итәргә була. Тибет иҗегенең катлаулану тәртибе сүзлектә сүзләр урнашуы нигезендә ята.
Тибет теле эргатив төзелешле телләргә карый.
Фразалар өчен SOV структурасы хас.
Өч төп диалект: Кхам (көньяк-көнчыгыш), Лхаса (үзәк) һәм Амдо (төньяк-көнчыгыш).
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.