![cover image](https://wikiwandv2-19431.kxcdn.com/_next/image?url=https://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/4/4f/Potala.jpg/640px-Potala.jpg&w=640&q=50)
Потала сарае
From Wikipedia, the free encyclopedia
Потала сарае (тибетчә པོ་ཏ་ལ, кытайча 布达) — Кытайның Тибет мохтари районы Лһаса шәһәрендә урнашкан буддист гыйбадәтханәсе комплексы.
Подробнее Потала сарае ...
Потала сарае | |
---|---|
![]() | |
кытайча 布达 | |
Урнашуы | Кытай, Тибет, Лһаса |
Объект төре | Мәдәни |
Нигезләнгән | 637 ел |
ЮНЕСКО мирасы | 1994 елдан |
Ябу
Шәһәр өстеннән калкып торган үрдә урнашкан. Гомуми мәйданы 360 мең м² тәшкил итә.
Әлеге сарай Далай-ламаның төп резиденциясе булып торган.
1959 елда Кытай гаскәре Тибетны басып алганнан соң, Далай-лама XIV илдән китеп Һиндстанның Дарамсала шәһәрендә сәяси сыену алган.
Хәзерге вакытта Потала сарае музей булып тора, анда шактый күп туристлар килә, шулай ук буддистлар биредә хаҗ кыла һәм төрле йолалар үткәрәләр.
1994 елда Потала сарае ЮНЕСКО Бөтендөнья Мирасы исемлегенә кертелгән.
2001 елда Потала тарихи ансамбленә Далай-ламалар җәйге йорты - Норбулинка сарае һәм паркы кертелгән.