Татарстан Республикасының (Россия) әдәби премиясе From Wikipedia, the free encyclopedia
Гаяз Исхакый исемендәге премия, Татарстан мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге әдәби премиясе (рус. Литературная премия Республики Татарстан имени Гаяза Исхаки) ― Татарстан мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Язучылар берлегенең күренекле әдәби әсәрләр, әдәбият тарихы һәм теориясе буенча китаплар, классиклар әсәрләрен бастыру өлкәсендәге хезмәтләр өчен бирелә торган әдәби премиясе. Татар язучысы, җәмәгать-сәясәт эшлеклесе Мөхәммәтгаяз Гыйләҗетдин улы Исхакый (Гаяз Исхакый, 1878—1954) истәлеген мәңгеләштерү өчен 1991 елда гамәлгә куелган.
1991 елда Татарстан Язучылар берлеге карары белән Гаяз Исхакый исемендәге премия гамәлгә куела.
Гаяз Исхакый исемендәге премия, гадәттә, һәр ел саен язучыларга (прозаикларга, шагыйрьләргә, драматургларга), журналистларга һәм галимнәргә милләтнең рухи байлыгы үсешенә ярдәм итүче күренекле әдәби әсәрләре, әдәбият тарихы һәм теориясе буенча китаплары, классиклар (шул исәптән, беренче чиратта, Гаяз Исхакыйның) әсәрләрен бастыру өлкәсендәге хезмәтләре һәм актив иҗтимагый-сәяси эшчәнлекләре өчен бирелә [1].
Премия күләме ― 50 мең сум[2].
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.