татар язучысы, тарихчы-галим From Wikipedia, the free encyclopedia
Гариф Гыйматдин улы Нурулла – татар язучысы, тарихчы-галим, тарих фәннәре кандидаты. Каюм Насыйри һәм Гаяз Исхакый (2024) исемендәге премияләр лауреаты.
Нурулла Гариф | |
---|---|
Туган телдә исем | Гариф Гыйматдин улы Нурулла |
Туган | 1 сентябрь 1960 (64 яшь) Балык Бистәсе районы Яңа Сала авылы, ТАССР, РСФСР, ССРБ |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | Россия Федерациясе |
Һөнәре | язучы |
Җефет | Мөнирә (тумышы буенча - Кама Тамагы районының Балтач авылы) |
Балалар | малае Азамат, кызлары Гүзәл һәм Ләйлә. |
Бүләк һәм премияләре | Каюм Насыйри премиясе Гаяз Исхакый исемендәге премия |
Гыйльми дәрәҗә: | тарих фәннәре кандидаты[d] |
Гариф Нурулла Гыйматдин улы (Нурулла Гариф) 1960 елның 1 сентябрендә Татарстан Республикасының Балык Бистәсе районы Яңа Сала авылында туган. Башлангыч белемне Яңа Сала, урта белемне Шомбыт авылы мәктәбендә алган. Шуннан соңгы тормыш юлы Казан шәһәре белән бәйле. 1978-1980 елларда Совет армиясе сафларында хезмәт итә. 1980-1982 елларда Казан шәһәрендәге радиотехник мәктәпне тәмамлый. 1982-1988 елларда Казан Дәүләт Университетын тәмамлап, инженер-радиотехник һәм радиоастроном белгечлегенә ия була. 1988 елдан Биектау районы, Дача бистәсе мәктәбендә балаларга информатика, физика һәм математика фәннәрен өйрәтте. 2000 елда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Тарих институтына аспирантурага керә һәм Казан ханлыгы дәверенә бәйле «КАЗАН ХАНЛЫГЫНДА ЧАЛЛЫ ОЛЫСЫ (Алтын Урдадан соңгы төрки-татар дәүләтләрендә феодал вассаллык мөнәсәбәтләрен өйрәнү тәҗрибәсе)» дип аталучы диссертация өстендә эшли. 2004 елда аспирантураны уңышлы тәмамлап, 2006 елның 20 гыйнварында тарих фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсен яклый. Нурулла Гариф 2002 елдан Татарстан язучылар берлеге сафларында. Аның иҗатында тарихи чорлар, фәнни һәм фәлсәфи язмалар, гыйбрәтле хикәятләр һәм публицистика өстенлек итә.
Нурулла Гарифның китаплары:
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.