Аң
From Wikipedia, the free encyclopedia
Бу мәкалә фәлсәфи төшенчә турында. Психология фәнендәге терминның аңлатмасы өчен, Аң (психология) мәкаләне карагыз.
Аң | |
Әһәмиятле кеше | Бенджамин Либет[d] |
---|---|
Кайда өйрәнелә | sociology of human consciousness[d], consciousness studies[d] һәм психология |
Моның каршысы | аңсызлык[d] |
Аң Викиҗыентыкта |
Аң - тыштагы яки үз эчендәге берәр әйберне (объектны) тану сыйфаты яки хәле.[1][2] Субъектлык, тану, сизгерлек, тәҗрибәне яшәү (сизү) яки хис итү мөмкинлеге, уяу булу, аерым бер шәхес булуны тою, һәм акылның контроль итүче система буларак билгеләнгән иде.[3] Билгеләүдә очраткан кыенлыкларга карамастан, фәлсәфәчеләрнең күбесе аңның нәрсә булуын киң таралган уртак интуитив аңлауның барлыгы белән килешә.[4] en:Max Velmans һәм Susan Schneider язган The Blackwell Companion to Consciousness китабында белдерелгәненчә: "Билгеле бер мизгелдә таныганыбыз һәрнәрсә аңыбызның бер өлешен билгели; бу сәбәпле аңлы тою тәҗрибәсе бер үз заманда тормышыбызның иң таныш һәм иң серле аспекты булып тора."[5]
Рене Декарт һәм Джон Локк заманыннан бирле фәлсәфәчеләр аңнын табигатен аңларга һәм анын төп сыйфатларын билгеләргә торышалар. Аң фәлсәфәсендәге төп сораулар арасына керүче мәсьәләләр:
- төшенчәнең фундаменталь ышанычлылык (ингл.);
- аңны кайчан булса механистик (ингл.) юлы белән аңлатыла алыначагы;
- кешечел булмаган аңнын барлыгы һәм аны таный алу юллары;
- аңның тел белән бәйләнеше;
- менталь һәм физик халәтләр яки сыйфатлар арасында дуалистик (ингл.) аерманы таләп итмәгән юл белән аңны аңлау мөмкинлеге;
- һәм компьютер яки роботларның аңлы була алу мөмкинлеге.