Санак
From Wikipedia, the free encyclopedia
Сана́к, яки Компью́тер (ингл. computer — «санап чыгаручы») — мәгълүматны саклау, җибәрү һәм туплау өчен эшләнгән санау машинасына карата кулланыла.
Кыска фактлар Исем, Йогынтысын кичергән ...
Санак | |
Исем | ꠇꠝ꠆ꠙꠥꠐꠣꠞ |
---|---|
Йогынтысын кичергән | MUSASINO-1[d] |
Кайда өйрәнелә | компьютер белеме |
Ачыш датасы | 1945 |
Социаль медиаларда күзәтүчеләре | 175 367 |
Санак Викиҗыентыкта |
Ябу
Санак — ул бик күп җиһазлар җыелмасы. Һәр җиһаз үз эшен башкара. Җиһазларның иң мөһимнәре система блогында урнашкан.
Персональ санак төзелешенә санаучы (үзәк эшкәрткеч җайланма) һәм хәтерләү җайланмалары тупланган система блогы, кертү җайланмалары (төймәсар, «тычкан», сканер), чыгу җайланмалары (принтер, тавыш динамиклары), операцион система, програм тәэминат керә. Персональ санакның төп техник сыйфатлары: эчке хәтернең күләме, микропроцессорның такт ешлыгы һәм микропроцессорның разрәдлыгы керә.