Үзәк эшкәрткеч җайланма
From Wikipedia, the free encyclopedia
Үзәк эшкәрткеч җайланма (процессор) — санак системасының санак (компьютер) программасының системаның төп арифметик, мантыйк һәм керү/чыгу гамәлләрен башкару өчен күрсәтмәләрен үтәүче өлеше. Санакта (компьютерда) үзәк эшкәрткеч җайланма мигә аналогик роль уйный. Төшенчә санак (компьютер) сәнәгатендә кимендә 1960-ынчы еллардан бирле кулланылышта йөри. Үзәк эшкәрткеч җайланмаларның формасы, дизайны һәм коралланышы иң элек мисалларга караганда шактый үзгәргән, әмма фундаменталь эшләве күбесенчә шул ук булып кала.
Зур машиналарда, үзәк эшкәрткеч җайланма өчен бер яки күбрәк басма платасы кирәк. Шәхси санакларда һәм кечкенә эш станцияләрендә үзәк эшкәрткеч җайланма микропроцессор (микроэшкәрткеч) дип аталган бер кремний чипта урнаша. 1970-енче еллардан башлап үзәк эшкәрткеч җайланмаларның микропроцессор төркеме бөтенләй диярлек башка үзәк эшкәрткеч җайланмалар кулланылышларын узып китә. Хәзерге заман үзәк эшкәрткеч җайланмалар – йөзләрчә тоташтыру энәләре булган, зурлыгы дүрт квадрат сантиметрдан азрак булган корпуста зур масштаблы микросхемалар.
Үзәк эшкәрткеч җайланманың ике типик өлеше булып арифметик һәм мантыйк гамәлләрен башкаручы арифметик мантыйк җайланмасы (АМҖ) (ALU) һәм хәтердән күрсәтмәләрне (инструкцияләрне) чыгара торган, аларны декодирлый һәм башкара торган, кирәк вакытта арифметик мантыйк җайланмасына мөрәҗәгать итә торган идарә җайланмасы (ИҖ) (CU) тора.
Бөтен исәпләү системалары да үзәк эшкәрткеч җайланмага нигезләнмәгән. Массив эшкәрткече яки вектор эшкәрткеченең күп параллель исәпләү элементы бар, ул җайланмаларның берсе дә “үзәк” түгел. Таралышлы исәпләү моделендә мәсьәләләр үзара бәйләнгән таралган эшкәрткечләр җыелмасы ярдәмендә чишелә.