2011 елның фильмы From Wikipedia, the free encyclopedia
«Тор» (ингл. Thor) — Marvel Comics нәшриятенең шул ук исемле комикслары нигезендә төшерелгән нәфис фильм. Режиссёры — Кеннет Брәна. Фильмны ясау белән Marvel Studios ширкәте шөгыльләнде, ә дистрибьюция белән Paramount Pictures. Бу фильм Marvel кинематографик галәменә, гомуми сюжет сызыгына кушылган фильмнар арасына, керде.
Тор | |
---|---|
ингл. Thor[1] | |
Жанр | атышлы-чабышлы фильм[d][2][3][4][…], фэнтези фильм[d][2][5][3][…], маҗаралы фильм[d], супербатырлар турындагы фильм[d] һәм фәнни-фантастик фильм[d] |
Режиссёр | Кеннет Брәна |
Продюсер | Кевин Файги һ.б. |
Сценаричы | Персонажлар Стән Ли Җәк Көрби Ларри Либер Фильм Марк Протосевич Дон Пейн Әшли Миллер Зәк Стентс Җозеф Майкл Стражински |
Баш ролләрдә | Крис Һемсворт Натали Портман Том Һиддлстон Әнтони Һопкинс Стеллан Скарсгорд Идрис Элба |
Оператор | Һарис Замбарлүкоус |
Монтажчы | Пол Рубелл[d] |
Көйязар | Пәтрик Дойл |
Киноширкәт | Җитештерү: Marvel Studios[d][6] Дистрибьюция: Paramount Pictures[d], Disney+[d] һәм Walt Disney Studios Motion Pictures[d] |
Нәрсәгә нигезләнгән |
Тор[d] |
Озынлык | 114 мин |
Бюджет | 150 млн $ |
Җыемнар | 449 326 618 $ |
Ил | АКШ |
Тел | инглизчә |
Дөнья күрү | 6 май 2011[7][8] (Америка Кушма Штатлары), 27 апрель 2011[9] (Франция), 6 май 2011 (Канада), 29 апрель 2011[9] (Испания), 28 апрель 2011[10] (Германия), |
Алдагы фильм |
Тимер кеше 2 (МКГ вакыт сызыгында) |
Киләсе фильм |
Тор 2: Караңгылык дөньясы (Тор трилогиенда) Капитан Америка: Беренче үч алучы (МКГ вакыт сызыгында) |
IMDb | ID 0800369 |
Рәсми сайт(ингл.) |
Режиссёр Сәм Рәйми беренче тапкыр Тор турындагы фильм концепциясын 1990-еллар азагында уйга кертте һәм 2001 елда хәтта сценарийны карауга тәкъдим итте, әмма проектны катырдылар, һәм Рәйми аны ташлады. Берничә ел эчендә экранлаштыруга хокуклар бер студиядән икенчесенә күчеп йөрде. Бу хәл 2006 елга кадәр сузылды, шушы вакытта Marvel Studios сценаричы Марк Протосевич белән контракны имзалагач, Марк Paramount Pictures өчен фильмның фикере өстеннән эш башлады. Башта режиссёр булып Мәттью Вон билгеләнгән иде, һәм фильмның релизы 2010 елга ниятләнгән иде. Әмма Вон проектны ташлады, һәм режиссёр урынын Кеннет Брәна алды, ә фильмның чыгарылышы 2011 елга күчерерде. 2009 елда кастинг үтте, ә төшерүләр 2010 елда Калифорниядә һәм Нью-Мексикода башландылар.
Беренче тапкыр фильм 2011 елның 17 апрелендә Сиднейдә дөнья күрде, ә тәгәрәтүләр дүрт көннән соң башландылар. Америка кинотәгәрәтүләренә фильм 6 майда чыкты, ә Россиянекенә — 28 апрельдә 3D һәм IMAX форматларында. 449 млн доллардан артык җыеп фильм финанс яклап уңыш яулады, һәм критиклар ягыннан да макталды.
Фильмның төп персонажы — Тор, тәкәббер һәм горур яшен тәңре, — көченнән мәхрүм ителде һәм Асгардтан (тугыз дөньяларның берсеннән) куылды. Җиргә эләккәч ул яшь астрофизик Җейн Фостер белән таныша, һәм соңрак Торның Җейнга берникадәр хисләре килеп чыга. Ул гына түгел, Тор үзенең үги туганын Локины туктатырга тиеш. Локи Асгардның яңа патшасы булырга ниятләнә.
Актёр | Роле |
---|---|
Крис Һемсворт | Тор |
Натали Портман | астрофизик Җейн Фостер |
Том Һиддлстон | Локи |
Әнтони Һопкинс | Один |
Стеллан Скарсгорд | доктор Эрик Селвиг |
Кәт Денниңс | Дарси Лүис |
Идрис Элба | Һеймдалл |
Колм Фиори | Лафей |
Рәй Стивенсон | Волстәгг |
Таданобу Асано | Һогун |
Җошуа Дәлас | Фәндрал |
Кларк Грегг | К.А.Л.К.А.Н. агенты Фил Колсон |
Җейми Александер | Сиф |
Рене Руссо | Фригга |
Адриана Барраса | Исабеля Альварес |
Мәксимилиано Һернәндес | агент Җәспер Ситуэлл |
Җозеф Гәтт | Грундрот |
Җошуа Кокс | Һейлстрам |
Стән Ли | ватылган пикапны йөртүче (кәмео) |
Җозеф Майкл Стражински | шәһәрле |
Дакота Гойо | яшь Тор |
Тед Олпресс | яшь Локи |
Сәмүэл Лерой Джексон | Ник Фьюри (кәмео) |
Җереми Реннер | Клинт Бартон / Лачын күз (кәмео) |
Фильмга PG-13 кинотәгәрәтү рейтингы бирелде. Беренче тапкыр фильм Австралиядә Сидней шәхәрендә Event Cinemas кинотеатрында якшәмбе көнне 2011 елның 17 апрелендә дөнья күрде. АКШ-да беренче тапкыр фильм Һолливудта (Лос-Анҗелес, Калифорния штаты) El Capitan Theatre-да 2 майда күрсәтелде. Шушы вакыйга актёр Исайа Мостафа белән оештырылды, һәм Marvel-ның рәсми сайтында туры эфирда күрсәтелде. Россия кинотәгәрәтүендә фильм 28 апрельдә башланды.
Кинотәгәрәтү башлануы даталары:
Австралия — 17 апрель 2011 (Беренче дөнья күрү Сиднейдә узды) |
Сербия — 28 апрель 2011 |
Бүләкләр һәм билгеләнүләр | |||||
---|---|---|---|---|---|
Ел | Бүләк | Категория | Билгеләнүче | Нәтиҗә | Искәрмә |
2011 | Teen Choice Awards | Choice Movie: Елның ерып чыгучысы — актёр | Крис Һемсворт | Билгеләнү | [11] |
Scream Awards | The Ultimate Scream | «Тор» | Билгеләнү | [12] | |
Иң яхшы фәнтәзи-фильмы | «Тор» | Билгеләнү | |||
Иң яхшы супербатыр | Крис Һемсворт (Тор) | Билгеләнү | |||
Иң яхшы икенче пландагы актриса | Җейми Александер | Билгеләнү | |||
Елның ерып чыгучысы — актриса | Җейми Александер | Билгеләнү | |||
Елның ерып чыгучысы — актёр | Крис Һемсворт | Билгеләнү | |||
Елның ерып чыгучысы — актёр | Том Һиддлстон | Билгеләнү | |||
Best F/X | «Тор» | Билгеләнү | |||
Иң яхшы комикс экранлаштыруы | «Тор» | Билгеләнү | |||
2012 | People’s Choice Awards (халык сайлауы) | Иң яхшы кино персонажы | Крис Һемсворт (Тор) | Билгеләнү | [13] |
Иң яхшы маҗаралар фильмы | «Тор» | Билгеләнү | |||
Visual Effects Society (визуаль эффектлар берләшмәсе) | Иң яхшы урын ясау маҗара фильмында | «Һеймдаллның күзәтүханәсе»: Пьер Баффин, Одри Феррара, Йоэл Горо, Доминик Видәл | Билгеләнү | [14] | |
Иң яхшы виртуаль төшерү маҗара фильмында | Ксавьер Әллард, Пьер Баффин, Николас Шевәлөр | Билгеләнү | |||
SFX Award | Иң яхшы фильм | «Тор» | Билгеләнү | [15] | |
Иң яхшы режиссёр | Кеннет Брәна | Билгеләнү | |||
Empire Awards | Иң яхшы яңа актёр | Том Һиддлстон | Җиңү | [16] | |
Иң яхшы фәнни-фантастик/фәнтәзи фильмы | «Тор» | Җиңү | |||
RealD форматындагы 3D осталык | «Тор» | Билгеләнү | |||
Сатурн | Иң яхшы фәнтәзи-фильмы | «Тор» | Билгеләнү | [17] | |
Иң яхшы икенче пландагы киноактёрга | Том Һиддлстон | Билгеләнү | |||
Иң яхшы костюм | «Тор» | Җиңү | |||
Иң яхшы куючы-рәссам эше | Бо Велч | Билгеләнү |
Крис Һемсворт Тор ролен, төп персонажларының берсе буларак, 2012 елның апрелендә чыккан, «Үч алучылар» фильмында башкарды. Шулай ук «Үч алучылар» фильмы, «Искиткеч Һалк», «Тимер кеше», «Тор» һәм «Капитан Америка: Беренче үч алучы» фильмнарының персонажларын берләштерергән Marvel кинематографик галәменә керә.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.