From Wikipedia, the free encyclopedia
Ленар Сафин, Ленар Ринат улы Сафин (1969 елның 11 феврале, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Арча) — Россия Федерациясе Федераль Җыелышының Федерация Советы сенаторы (2020 елдан), ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры (2010 ел—2020 ел), юридик фәннәр кандидаты, Татарстанның атказанган төзүчесе (2016). КДАТУ шәрәфле профессоры (2015)[1]. Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры (2022 елның 20 августыннан). Татарстанның югары уку йортлары ректорлары Советы рәисе (2022 елдан).[2]
Ленар Сафин | |
---|---|
Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры | |
Вазыйфада | |
Вазыйфага керешкән 2022 елның 20 августы | |
Аңа кадәр | Илшат Гафуров |
Россия Федерациясе Федераль Җыелышының Федерация Советында Татарстан вәкиле | |
Вазыйфада 2020 ел – 2022 ел | |
Дәвамчысы | Александр Терентьев |
Туган | 11 февраль 1969 (55 яшь) Арча |
Белем | Казан (Идел буе) федераль университеты |
1969 елның 11 февралендә ТАССР Арча шәһәр тибындагы бистәсендә (2008 елдан шәһәр) туган. «Хокук белеме» белгечлеге буенча Казан дәүләт университетының юридик факультетын (1993), «менеджмент» белгечлеге буенча Казан дәүләт финанс-икътисад институтын (КФИИ, 2009 елдан КФУ составында) (2000) тәмамлаган. Инглиз телен белә.
1993—1995 елларда — КФИИ тарих һәм хокук кафедрасы ассистенты.
1995—1998 елларда — КДУ җинаять хокукы кафедрасы өлкән укытучысы.
1998—2008 елларда — КДУ җинаять хокукы һәм криминология кафедрасы доценты.
2008—2009 елларда — «Главтатдортранс» ДУ директорының икътисад һәм финанс буенча урынбасары.
2009—2010 елларда — «Главтатдортранс» ДУ директоры.
2010 елның 22 апреленнән — ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры[3].
Л. Р. Сафинга каршы change.org порталында, «махсус белеме һәм юл-транспорт хуҗалыгында эшләү тәҗрибәсе булмау сәбәпле эшне оештыра алмый», дип, ТР Президентыннан Ленар Сафинны министр вазифасыннан бушатуны таләп итеп петиция куелган булган [4].
2020 елның 18 сентябрендә Татарстан Республикасы Президенты Указы белән Россия Федерациясе Федераль Җыелышының Федерация Советы сенаторы итеп билгеләнә[5].
2022 елның 20 августыннан ― Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры.[6]
2022 елның 23 ноябреннән ― Татарстанның югары уку йортлары ректорлары Советы рәисе.[7]
Өйләнгән, ике баласы бар.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.