Remove ads
From Wikipedia, the free encyclopedia
Ильяс Камал (Ильяс Фәйзрахман улы Камалов) — композитор, музыкант (виолончель), дирижер, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солисты (2014)[1], К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры (2019)[2], ТР һәм РФ композиторлар берлекләре әгъзасы (2017). Халыкара конкурслар һәм Муса Җәлил премиясе лауреаты (2021). Татарстан Республикасы композиторлар берлеге идарәсе рәисе (2024 елның декабреннән)[3].
Ильяс Камал | |
Төп мәгълүмат | |
---|---|
Тулы исеме |
Ильяс Фәйзрахман улы Камалов |
Туу көне | |
Туу урыны | |
Эшчәнлек еллары |
2014 - х. в. |
Дәүләт | |
Һөнәрләр |
композитор, дирижер, музыкант, виолончельчы |
Кораллар |
виолончель, кылкубыз |
Коллективлар |
Татар дәүләт филармониясе |
Бүләкләр |
Муса Җәлил премиясе лауреаты, Халыкара конкурслар лауреаты |
https://vk.com/ilyaskamal |
Ильяс Камалов 1992 елда Санкт-Петербург шәһәрендә, татар гаиләсендә туа. Әтисе - рәссам, дизайнер Фәйзрахман Камалов, әнисе - педагог һәм журналист Гөлзадә Камалова. Бала чактан ук музыкага мәхәббәт гаиләдән килә: әнисе татар халык җырларын бик яратып башкара иде, Санкт-Петербург татарлары җәмгыятендәге үзешчән хорда җырлый иде, әтисе - башкорт кураенда үзешчән башкаручы.[4]
2007 елда татар халкына һәм музыкасына мәхәббәт Ильясны Татарстанның башкаласына - И. В. Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятенә алып килә. Монда ул атаклы виолончельчы, Татарстан Республикасының халык артисты Лариса Маслова классында белем ала. Көллияттә укыган вакытта ук Ильяс Камал музыка иҗат итә башлый, төрле ансамбльләр өчен эшкәртмәләр ясый, Казан Дәүләт консерваториясенең профессоры, атаклы композитор Борис Трубиннан дәресләр ала.
2011 елда Казан музыка көллиятен тәмамлап, укуны Казан дәүләт Консерваториясендә дәвам итә. Монда ул берьюлы ике факультетта (оркестр факультеты һәм музыка теориясе һәм композиция факультеты) белем ала. Остазлары арасында - Татарстанның халык артисты, Россия Федерациясенең атказанган артисты, профессор, Альберт Әсәдуллин, Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе Борис Трубин, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Виталий Харисов.
2014 елдан башлап Ильяс Камал - Татар Дәүләт филармониясенең әдәби-музыкаль лекториеның (рус. Филармонический музыкально-литературный лекторий) солисты. Филармониянең лекторие составында Татарстанның һәм Россия Федерациясенең күп шәһәрләрендә концертлар бирә.
2017 елдан башлап Ильяс Камал Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының композиторлар берлеге составына керде.[5]
2019 елда Казан дәүләт Консерваториясенең ассистентура-стажировкасын тәмамлый, иҗади җитәкчесе - Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Виталий Харисов, шулай ук опера-симфоник дирижерлык буенча Айдар Яруллин классында укып чыга.
2019 елның октябрендә Ильяс Камалны Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына баш дирижер итеп билгелиләр.
2024 елның декабреннән ― Татарстан Республикасы композиторлар берлеге идарәсе рәисе[3].
Ильяс Камалның иҗатының иң зур өлешен - камера инструменталь һәм оркестр өчен әсәрләр тәшкил итә. Үз иҗатыннан тыш Ильяс Камал аранжировкачы буларак танылган. Татарстанның атаклы коллективлары өчен оркестровкалар һәм әшкәртмәләр авторы, шул исәптән: Татарстан дәүләт симфоник оркестры, "La Primavera" Казан камера оркестры[6], "Яңа музыка" оркестры, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының оркестры, "Sforzando" оркестры[7], Татарстан Дәүләт фольклор музыкасы ансамле, "Alqanat" рок төркеме, һәм башка коллективлар өчен йөзләгән эшкәртмәләр эшләп башкарган.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.