From Wikipedia, the free encyclopedia
Брюс Ли (ингл. Bruce Lee, 1940 елның 27 ноябре, Сан-Франциско — 1973 елның 20 июле, Һоңкоң) — Һоңкоң һәм Америка киноактёры, режиссёр, сценарист, продюсер, Кытай сугышу сәнгатләре өлкәсендә популяризатор һәм реформатор, сугыш сәхнәләштерүләрен куючы һәм фәлсәфәче.
Брюс Ли | |
---|---|
Туган телдә исем | ингл. Bruce Lee кыт. 李振藩и кыт. 李小龍 |
Туган | 27 ноябрь 1940[1][2][3][…] Сан-Франциско |
Үлгән | 20 июль 1973[4][2][3][…] (32 яшь) Коулун Тоң[d], Британ Һоңкоңы[d], Бөекбритания[5] |
Үлем сәбәбе | ми шешенүе[d][6] |
Күмү урыны | Lake View Cemetery[d][7] |
Яшәгән урын | Һоң Коң Сан-Франциско Сиэтл |
Ватандашлыгы | АКШ |
Әлма-матер | Вашиңтон университеты[d][8] һәм Seattle Central College[d] |
Һөнәре | актёр, режиссер |
Җефет | Линда Ли Кэдвелл |
Балалар | Брэндон Ли (1965—1993) Шеннон Ли |
Ата-ана |
|
Кардәшләр | Phoebe Lee[d], Agnes Lee[d], Роберт Ли[d] һәм Peter Lee Jung-sum[d] |
1940 елның 27 ноябренда Сан-Францискода Кытай календаре буенча Аждаһа елында һәм Аждаһа сәгатендә туган (иртәнге сәгать 6 һәм 8 арасында) әти-әнисенең Америка гастрольләре вакытында туган - әтисе Кантон Кытай операсы актёр-комикы Ли Хой Чен һәм аның хатыны Грейс Ли булган. Әнисе Грейс Ли Аурупа-Азия тамырыннан булган (яртылаш немец булган) һәм Һоңкоң магнаты Роберт Хотхун гаиләсендә тәрбияләнгән, әтисе кытай булган.
Брюс Ли кинода бала чагыннан ук төшкән. Аның балачагындагы исеме - Ли Сяолун (кыт. 李小龙, ингл. Li Xiao Long, рус. Кечкенә Аждаһа), олы яшьтәге исеме Ли Чжэньфань (кыт. 李振藩).
3 ай яшендә Брюс Ли үзенең беренче фильмында "Алтын капка кызы"нда төшкән (бәби кыз роле), 6 яшендә "Кешелекнең тууы". Брюс Ли атасы белән беркайчан да төшмәгән дигән ялгыш бар, ләкин бу дөреслеккә туры килми. Бала һәм үсмер чагында Брюс Ли шактый зәгыйфь булган, кинода күбесенчә "авыр" бала яки ятим урам сугыш чукмары роленда төшкән. Күпчлек яшь кешеләр кебек Брюс Ли бала чагыннан сугышу сәнгатьләре белән кызыксынган, ләкин җитди рәвештә шөгыльләнмәгән, ә мәктәптә тырышып укымаган. 1954 елда Брюс Ли ча-ча-ча дәресләрен ала башлый, ә 4 елдан соң бу бию буенча Һоңкоңта чемпионатны ота, "Ятим" фильмында төп рольне башкара һәм мәктәпара бокс ярышларында катнаша (өч ел чемпион титулын тоткан Гари Элмсны җиңә). Шул ук вакытта ул кунг-фу белән җитди шөгыльләнә башларга карар кыла. Аның беренче кунг-фу укытычысы искә төшергәнчә, Брюс Ли аның янына килгән дә: "Укытучы, сез кунг-фуны яхшы беләсез - ә мин барысыннан да яхшы ча-ча-ча биим. Әйдәгез белемнәребезне алмашыйк, сез мине кунг-фу техникасына өйрәтерсез, ә мин сезне ча-ча-ча биергә өйрәтәм." Брюс бик сәләтле булып чыкты, ул 3 көн өйрәнүдән соң диярлек Тайцзицюань техникасы хәрәкәтләрен үзләштергән, аны база өйрәнүе гадәттә атналар таләп итә. Шуннан бирле Брюс Ли кунг-фу белән шөгыльләнүен беркайчан да озакка калдырмаган һәм даими тренирланган.
Кунг-фуда аның төп стиле вин чун булган, ул аны 1956 елдан бирле Ип Ман мастерыннан өйрәнгән. Брюс Ли бу стильне популяштырылуына шактый кертем ясаган һәм аның турында берничә фильмда катнашкан (мәсәлән, «Ярсу йодрыгы»). Бу стиль коралсыз көрәшүне ассызыклый, гәрчә Ли корал белән дә сугыша алса да. Бигрәк тә ул нунтяку белән яхшы сугышкан. Соңрак ул шулай ук дзюдо, джиу-джитсу һәм боксны яхшы өйрәнгән. Соңрак Ли үзенең стилен уйлап чыгарган, ул джиткундо дип аталган. 19 яшендә, туу хакы буенча бирелгән Америка гражданлыгын раслау өчен Брюс Ли АКШ-ка барган, башта Сан-Францискога, ә аннан соң Сиәтлга Руби Чоуга барган (аның әтисенең ресторан тоткан танышы), ул аны официант булып эшкә алган. Анда ул сәнгатьне өйрәнгән, Эдиссонның Техник мәктәбен бетергән һәм Вашингтон университетына фәлсәфә факультетына кереп киләчәк хатыны (1964 елдан бирле) Линда Эмери белән танышкан, ул кызга ул чакта 17 яшь булган. Линда аңа ике бала тудырган: улы Брэндонны (1965-1993) һәм кызы Шеннонны (1969 елда туган). Брюс АКШ-та телесериалларда төшкән һәм сугыш сәнгатьләрен күрсәткән. Ул популяр булган, һәм аның укучылары була башланган, алар арасында танылган кешеләре булган, мәсәлән, мәшһүр баскетболчы, НБА йолдызы Кәрим Абдул-Жаббар (соңрак Кәрим һәм Брюс Үлем сугышы фильмында сокландыргыч сугышу күренешен куйганнар.)
Брюс үзенең сугыш сәнгатьләре мәктәбен ачкан, анда Брюс Ли үзе уйлап чыгарган һәм үлеменә кадәр укыткан стилен джиткундоны өйрәткән. Брюс Линың шәхси дәресләре сәгатенә 275 доллар тирәсе торган, бу шактый кыйбат булган һәм Лига киләчәккә күп елга алга финанс бәйсезлеген тәэмин итә алган. Әмма кинода төп рольләр аңа бирелмәгән һәм бу аның шактый күңелен төшергән. Канәгатьсезләнүдән 1971 елда Брюс Ли АКШ-тан киткән һәм гаиләсе белән Һоңкоңка кайтырга булган.
Шул вакытта Һоңкоңта яңа киностудия «Golden Harvest» ачылган (соңыннан ул бик мәшһүр булган). Брюс Ли студия директорын Рэймонд Чоуны аңа "Зур босс" фильмында төп рольне бирергә һәм сугышу күренешләрен сәхнәләштерергә инандырган. Риск үз-үзен акландырган: фильм шактый уңышлы булган. Брюс Ли кинода сугышу сәнгатьләре турында фикерне әйләндергән. Аның шома тиз хәрәкәтләре, табигый сугышу сәхнәләре һәм канлы тәмамланулары Азия караучыларына ошаган һәм соңыннан бу дулкын бөтен дөнья караучыларына тапшырылган. Чоу Лига тагын ике фильм төшерергә ышанып тапшырган: "«Ярсу йодрыгы» һәм «Аждаһа кайтуы» - бу юлы инде солид бюджетлар белән. Фильмнар бик уңышлы булган һәм Лины суперйолдыз иткән.
Көрәш һәм сугыш хореографияне куючы буларак үз фильмнарында Брюс Ли сәләтле новатор булган: ул күп яңа бәрү бәйләнешләрен һәм төрле трюкларны уйлап чыгарган; бу шул исәптән нунчаку белән сәхнәләргә кагыла: бу корал белән күп эләктереп алулар һәм манипуляция элементлары Брюс Линың оригиналь уйлап чыгарулары. "Аждаһа кайтуы" финалындагы Чак Норрис белән көрәше жанрның классикасы гына түгел, ә күп еллар дәвамында үрнәк булып торган: киләсе елларның кинокаратэ йолдызлары ул сугышуга ориентирланганнар, алар аның режиссурасын узып китмәскә, ә кимендә аның дәрәҗәсенә лаек булырга һәм ниндидер оригиналь табуларны кертергә тырышкан.
Брюс Ли тарафыннан куелган экран сугышуларның хасияте булып аларның барысының да гомуми план белән төшерелгәне, ягъни ике көрәшүче дә тулы буйга күрсәтелә, бу экранда күрсәтелгәнне иң тулы рәвештә сизәргә мөмкин бирә; Брюс Ли шулай ук бик тиз кадрлар алмашуы белән клип монтажын кулланмаган, чөнки бу тамашачыга катнашучыларның гамәлләрен тәфсилләп карарга мөмкин иткән.
Брюс Ли гел гыйсъянларча тренирланган һәм күп еллар буена тәфсилле көндәлекләр алып барган, анда ул тренировкаларда ясалганны ваклыларга кадәр язып куйган (бу язмаларның фрагментлары соңыннан нәшер ителгән). Ли даими рәвештә кунг-фу күнегүләрен камилләштергән, үзенең джиткундо стилен эшләгән, ул заманда булган кул сугышу техника һәм тактикага яңалык кертергә тырышкан, аларны камилләштермәкче булган. Моннан гайре ул шулай ук үзенең туклану системасын эшләп чыгарган, гомуми атлетик әзерлеккә күп игътибар һәм тренажёр залында күнегүләргә күп игътибар биргән. Ул үзенең тәнен бик яхшы үстергән һәм тренировкалар һәм күнегүләр методикаларын публикацияләнгән, алар мәшһүр булган. Ли шулай ук үзен гаять зур йөкләнешләргә дучар иткән һәм үзен хәтта электр тогы белән сугып караган. Шул ук вакытта, Брюс Ли күп вакытны фильм төшерүгә сарыф иткән һәм экранда һәр хәрәкәтне камиллеккә кадәр җиткерергә тырышкан.
Чак Норрис үзенең "Эчке көч сере: Минем тарих" (1987) китабында Брюс Лига багышланган китабында раслаганча, аның белән очрашканчы (1966) Брюс Ли арсеналындагы кушактан өстәрәк (башка) аяк белән тибүләрен эшләмәгән дип раслый: бу Брюс Ли туры килерлек сузылучанлыкка ия булмаганга күрә түгел, ә ул андый тибүләр чын көрәштә эффектив булмаганга күрә дип уйлаганга күрә; ләкин Норрисның андый тибүләрсез кинематографта сугышучының карьерасын үз алдыңа китерергә булмаганга ышандыруыннан соң, Ли ярты ел эчендә генә көнчыгыш көрәшүләрнең арсеналындагы барлык төп башка биек тибүләрне үзләштергән (классик әйләнүләр; маваши; уромаваши; йоко-гери һәм башкалар) һәм "Алтын божан" (1966-1967) сериалында ул башка тибүләрне иркен куллана.
Ли амбицияле һәм үзенә таләпчән кеше иде. Әмма, үзенең экран образына карамастан, җәмгыятьтә бик ихтирамлы һәм мөгамәләле булган, әйләнә-тирә кешеләргә ихтирам белән караган. Ул XX гасырның икенче яртсында Көнбатыш илләрдә көнчыгыш сугышу сәнгатьләрен популярлаштырган. Ул сугышу сәнгатьләре өлкәсендә мәшһүр булып киткән һәм кинода һәм телевидениеда күп кабатлаучыларны илһамландырган. Барысы Брюс Ли 36 фильмда катнашкан.
Брюс Ли Һоңкоңта тиз вакытта 1973 елның 20 июленда үлгән, бу аның "Үлем манарасы" фильмы өстендә эш чоры булган: ул (бер юрама буенча) составында аспирин һәм мепробамат булган баш авыртудан «Экваджестик» таблеткасын эчкән, бу аның ми шешенүенә китергән, моны яру да күрсәткән. Бернинди махсус анализлар алынмаган булган (гәрчә яру булса да), бу аның таблеткадан үлгәнлеген шиктә калдыра. Аның үлеменнән соң аны башка мастер үтергән дигән гайбәтләр сатыла башлаган, әмма алар исбатланмаган. Брюс Лины күмүе гомумшәһәр траурына әйләнгән. Дуслар һәм меңнәрчә баш иючеләр аңа соңгы ихтирамын күрсәтергә килгәннәр. Аннан соң Брюс Линың тәне Сиәтлга күчерелгән, анда аның белән гаиләсе саубуллашкан һәм ул анда күмелгән. Әле дә Брюс Линың каберенә Сиәтлга килүче сугышу сәнгатьләрен сөючеләр килә. Брюс Линың соңгы фильмы "Үлем уены" аның үлеменнән соң 5 елдан соң гына төшерелеп беткән (1978 елда), монда ике дублёр катнашкан: күпчелек Тай Чун Ким һәм Йен Бяо (ул акробатик трюкларны башкарган); фильм кунг-фуга һәм көнчыгыш сугышу сәнгатьләренә яңа кызыксыну дулкынын барлыкка китергән.
«Брюс Ли. Мин генә белгән ир кеше» китабыннан (автор — Брюсның хатыны, Линда Ли):
Мин төрле фантастик теорияләр ишеттем, һәрбер кеше аның үлеме белән теләгәнчә спекулирлаган; һәм бу уйландыруларны күбрәк анализлаган саен, алар абсурдрак булып тоелган. Әле аны Ран Ран Шоу үтергән дип фараз иткәннәр, әле аны үтерүне Раймонд Чоу оештырган дип әйткәннәр. Ләкин чынлыкта кытайлар үзенең бөек каһарманын югалтканнар һәм аны үлгән килеш күрергә баш тартканнар; аларның суперкаһарманы - кеше камиллеге - теләсә кем башка кеше кебек үк үлгәненә ышарга теләмәгәннәр. Бу гайбәтләр һәм контргайбәтләр агымыннан, төрле сенсацион расламалардан арып мин халык алдында Һоңкоң кешеләреннән аның җанын тынычлыкта калдырырга сорадым: "Әһәмияткә ия булган бердәнбер нәрсә ул Брюсның бездән китүе һәм беркайчан да кайтмавы. Әмма ул безнең хәтеребездә һәм үзенең фильмнарында яшәвен дәвам итәчәк. Зинһар өчен, аны истә калдырыгыз, аның гениен, аның сәнгатен, аның безгә юнәлдергән сихерен истә калдырыгыз. Сезнең барыгызга да аны тынычлыкта калдырырга, аның җанын дулкынландырмаска ялварам". Әмма аларның берсе дә, кызганычка каршы, күргәнчә, безне тыңламаган.Мин Һоңкоңта тикшерү беткәнче алты атна уздырдым, йорт җиһазларын җибәргәнче, һәм октябрьдә мин Америкага кайтырга әзер булдым. Мин авыр сынауларны, селкенмәслек хәлдә кичердем. Мин Сиәтлга кайтыума, балалар янына кайтыума шат булдым, тормышка кайтыума, ләкин хәзер инде Брюссыз. Алты атна эчендә мин Брюсның дуслары һәм туганнары арасында булдым, алар минем газаплануларны мөмкин кадәр җиңеләйтмәкче булганнар. Мин тормыш миңа гадел булмаган дип сиздем, мин тормыш миңа рәхимсез булган дип санадым, кемгә булса да ул рәхимсез булса, ул беренче чиратта Брюска рәхимсез булган.
.
Калып:Trivia
Кыска тормыш дәверендә Брюсның аз санлы өйрәнчекләре булган, ләкин аларның кайберләре шактый мәшһүр кешеләр булган.
Ел | Исем | Роль |
---|---|---|
1941 | Алтын капка кызы | Бала |
1946 | Кеше булып туган | |
1948 | Байлык турында хыял | |
1949 | Хыялларда Сэй Си | Ям Ли |
1950 | Чунг бәби | |
1951 | Бала (/Минем улым А Чунг) | |
1951 | Иртә балачак | |
1953 | Яктылык үткәргече | |
1953 | Минем әтием гаепле | |
1953 | Җимерелү йөзе алдында | |
1953 | Ана яшьләре | |
1953 | Сансыз йортлар | |
1955 | Мәхәббәт | |
1955 | Мәхәббәт (2 өлеш) | |
1955 | ятим фаҗигасе | |
1955 | Тугры хатын | |
1955 | Ятим җыры | |
1955 | Моның белән балаларыбызга бурычлыбыз | |
1955 | Акыллы егетләр шамакайлана | |
1956 | Аерылышу өчен артык соң | |
1957 | Яшен | |
1957 | Газиз кыз | |
1958 | Ятим | А Сан |
1966—1967 | Яшел божан (телесериал) | Като |
1968 | Марлоу (фильм) | эпизодик роль |
1971 | Зур босс | Чжэн Чаоань |
1972 | Ярсу йодрыгы (фильм) | Чэнь Чжэнь |
1972 | Аждаһа юлы | Тан Лунг |
1972 | The Game of Death | Хай Тянь |
1973 | Аждаһа чыгуы | Ли |
1978 | Үлем уены (фильм) | Билли Ло |
1981 | Үлем манарасы | Билли Ло |
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.